Напишите пожалуйста , легенду на татарском языке?

Другие предметы | 5 - 9 классы

Напишите пожалуйста , легенду на татарском языке!

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Liderna 24 февр. 2018 г., 19:13:22

ЗӨҺРӘ ЙОЛДЫЗ

Заманында Зөһрә исемле бик матур, бик акыллы, бик эшчән кыз булган.

Аның булдыклылыгына, уңганлыгына, һәр эшне белүенә, кешеләргә карата игелекле булуына бөтен тирә - якның исләре китеп сөйлиләр икән.

Ләкин ул үзенең матурлыгы, уңганлыгы белән бер дә эреләнмәгән.

Аның бик усал үги анасы булып, ул Зөһрәдән бик көнләшеп, һәрвакыт юк сәбәпләр белән аны тирги, ачулана, кыен эшләр куша икән.

Иртәдән алып кичкә кадәр эшләгән Зөһрә.

Юри, кешеләр елан, ерткыч күп дип сөйли торган куркыныч урманнарга Зөһрәне коры утыннар җыярга җибәрә икән үги анасы.

Зөһрә бер дә карышмый, үзенә кушылган эшләрне эшли, аңар һични булмый икән.

Ничаклы ачуланса да, ничаклы эшләтсә дә, Зөһрә үги анасына бер дә усаллык кылмый икән.

Күңеле һәрвакыт изгелектә генә булган.

Кулыннан килгән эшләрне көн димәгән, төн димәгән эшләгән, ничек тә үги анасын ризалатырга тырышкан.

Зөһрәнең сабырлыгы, түземлеге үги ананы бигрәк тә ачуландырган.

Шулай бер көнне, иртәдән кичкә кадәр эшләп бик арып кайткач, Зөһрәгә үги анасы төпсез кисмәккә су ташырга кушкан, үзен бик ачуланып :

— Әгәр дә таң атканчы тутырмасаң, йортыма аяк басачак булма, кыйнап үтерермен, — дигән.

Зөһрә бер сүз дә әйтмичә, көянтәсе белән чиләкләрен күтәреп, суга киткән.

Көн буе эшләүдән куллары талган, аяклары йөрүдән көчкә - көчкә генә атлыйлар, җилкәләре буш чиләкләр күтәргәнгә дә сызлана икән.

Бик матур айлы кич булган.

Ай күктән көмештәй ак якты нурларын җиргә коя, бөтен җир йөзе, нурга чумып, иркәләнеп тын гына ята икән.

Яр буенда Зөһрә, бер аккан суга, бер күктәге айга, бер тирә - ягына карап, тирән уйга чумган.

Туган әнисенең ягымлы сүзләре, җылы куены исенә төшкән.

Шунда үзенең бәхет - сезлеген уйлап, кайнар яшьләре бит буенча җиргә тәгәрәгәннәр.

Ул ялгыз үксеп - үксеп җылаган да, «уф.

» дип сулап, чиләкләре белән су алган.

Сулы авыр чиләкләр аның җилкәләрен тагын да авыррак басалар икән.

Ул тагын айга караган.

Ай һаман нурланып йөзә икән.

Үзенең бәхетсезлегенә кызның җаны әрнегән, ләкин бәхетсезлеге өчен берәүне дә гаепләмәгән.

Күңелендә үги анасына бер усал уе юк, тик аңар миһербанлык кына тели икән.

Шунда, бер йолдыз атылып, дөнья тагын да нурланыбрак киткәндәй булган.

Зөһрәнең күңеленә дә әллә нишләп җиңел була башлаган.

Күңеле һәрвакыт яхшылыкта булганга, Зөһрәне бер якты йолдыз һәрвакыт күзәтеп торган икән, менә шул җиргә атылып, аны нурларына чолгап күтәрә башлаган.

Зөһрә үзе дә кайдадыр күтәрелгәнен сизгән, чиләкләре җиңеләйгәндәй булган.

Аның йөрәгендәге авыр төен беткән, күңеленә бик йомшак, бик җиңел, бик рәхәт булган.

Шунда озын керфекле күзләрен ачып җибәрсә, үзен ай уртасында күргән.

Сез әгәр дә тулган айга игътибар белән күзләрегезне текәп карасагыз, ай уртасында көянтәсенә чиләкләрен аскан Зөһрә кызның басып торганын әле дә күрерсез.

Ә ай янында ялтырап яна торган йолдыз — бусы инде Зөһрәне күккә күтәргән йолдыз.

Аны Зөһрә йолдызы дип йөриләр.

Grishinaeliza 11 янв. 2018 г., 17:21:11 | 5 - 9 классы

Напишите пословицы про ЯЗЫК на татарском языке(с переводом)?

Напишите пословицы про ЯЗЫК на татарском языке(с переводом).

Infa0ntocsab7inne 29 мар. 2018 г., 11:34:20 | 1 - 4 классы

Напишите пожалуйста диалог на татарском языке про столовую ?

Напишите пожалуйста диалог на татарском языке про столовую .

Сразу на татарском языке.

Irishunjam 17 янв. 2018 г., 05:23:13 | 5 - 9 классы

Напишите пожалуйста на татарском языке предложения с предлогами?

Напишите пожалуйста на татарском языке предложения с предлогами.

Школота121 14 июл. 2018 г., 02:35:07 | 5 - 9 классы

Помогите пожалуйста напишите 10 предложений с предлогами на татарском языке : )?

Помогите пожалуйста напишите 10 предложений с предлогами на татарском языке : ).

ZuhraM 20 мая 2018 г., 14:03:03 | 1 - 4 классы

Напишите пожалуйста сочинение по татарскому языку на тему : Тау шуганда?

Напишите пожалуйста сочинение по татарскому языку на тему : Тау шуганда.

Clavorix 4 февр. 2018 г., 11:08:44 | 1 - 4 классы

Напишите, пожалуйста, 1 рецепт салата на татарском языке?

Напишите, пожалуйста, 1 рецепт салата на татарском языке.

Dari99 28 мар. 2018 г., 04:42:21 | 1 - 4 классы

Напишите, пожалуйста, рецепт салата на татарском языке?

Напишите, пожалуйста, рецепт салата на татарском языке.

Misha196902 5 июл. 2018 г., 04:42:49 | 1 - 4 классы

Напишите, пожалуйста, на татарском языке короткий рецепт салата и торта?

Напишите, пожалуйста, на татарском языке короткий рецепт салата и торта.

Алиночках 21 авг. 2018 г., 03:38:00 | 1 - 4 классы

Как будет по татарский легенда?

Как будет по татарский легенда.

KinpoKin 18 февр. 2018 г., 09:42:46 | 10 - 11 классы

Напишите пожалуйста предложение на тему "Книга мой друг" НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ?

Напишите пожалуйста предложение на тему "Книга мой друг" НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ.

На странице вопроса Напишите пожалуйста , легенду на татарском языке? из категории Другие предметы вы найдете ответ для уровня учащихся 5 - 9 классов. Если полученный ответ не устраивает и нужно расшить круг поиска, используйте удобную поисковую систему сайта. Можно также ознакомиться с похожими вопросами и ответами других пользователей в этой же категории или создать новый вопрос. Возможно, вам будет полезной информация, оставленная пользователями в комментариях, где можно обсудить тему с помощью обратной связи.