Сочинение на тему осень на татарском?

Другие предметы | 10 - 11 классы

Сочинение на тему осень на татарском.

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Дирбик 29 янв. 2020 г., 20:23:32

Табигать һәрвакыт үзгәрештә.

Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну.

Күзәткәнегез бармы икән?

Шулар арасында көз − иң матуры.

Бу айларда урманнар бик матур.

Нинди генә төсләр юк анда?

! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде.

Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә.

Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә.

Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала.

Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана.

Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.

Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә.

Арыш, бодай җирләре бушап кала.

Ул кырларны кара каргалар яулап ала.

Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар.

Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем - төркем булып очып алалар.

Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый.

Алар ашыгыч ыгы - зыгыда.

Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар.

Машиналар тыз да быз чабып тора : бәрәңге ташыйлар.

Зәп - зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала.

Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың : "Хәерле юл сезгә!

Исән - сау әйләнеп кайтыгыз".

Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала.

Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята.

Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры.

Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы.

Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.

Ак көзТабигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора.

Менә беренче кар да яуды.

Ул бик матур иде.

Кар агачларга ак тун кидерде.

Кар әле иртәрәк яуган.

Агачларда нинди генә төс юк : яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак.

Алар ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр.

Җир өсте ап - ак.

Әллә инде кыш та җиттеме?

Юк, бу − ак көз.

Карлы көз.

Бу кардан әле чаңгыда да шуып булмый.

Әмма кар йомарлап атышып уйнап була.

Бик теләсәң, кар бабай да ясап була.

Чын кышка ераграк әле.

Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 көннән соң гына килә, диләр.

Килсен генә, көтәрбез.

Ноябрьдә урманда да бик матур.

Агачлар кышкы йокыга әзерләнә.

Аларның ботакларына кар шәлләре ябылган.

Урман җәнлекләре дә кышка үзләренчә җайлашалар, туннарын алмаштыралар, азык эзли башлыйлар.

Урман эчендәге сазлыкларга, чишмәләргә сукмаклар сузыла, кайбер җәнлекләр анда су эчәргә төшәләр.

Ул сукмаклар төрле яктан килеп бер ноктада кисешәләр.

Андагы симметрия гаҗәпләндерә мине.

Табигать могҗизалар тудырырга сәләтле.

Яратам мин елның шушы фасылын.

Gr2002yan 27 апр. 2020 г., 04:04:14 | 1 - 4 классы

Надо написать сочинение на татарском на тему зима?

Надо написать сочинение на татарском на тему зима.

Vasya3112RUSS 4 авг. 2020 г., 10:54:30 | 5 - 9 классы

Татарский язык, сочинение на тему Ноябрь?

Татарский язык, сочинение на тему Ноябрь!

Оксана199734 21 авг. 2020 г., 01:08:24 | 10 - 11 классы

Сочинение на тему с друзьями весело на татарском?

Сочинение на тему с друзьями весело на татарском.

Богоподобнный 29 февр. 2020 г., 11:56:18 | 10 - 11 классы

Сочинение на татарском языке Осенние каникулы?

Сочинение на татарском языке Осенние каникулы.

Дэнчик573 27 апр. 2020 г., 18:58:55 | 5 - 9 классы

Сочинение по татарскому на тему "ярмарка"?

Сочинение по татарскому на тему "ярмарка".

Карина245854 2 июл. 2020 г., 13:07:43 | 1 - 4 классы

Сочинение на тему золотая осень на татарском языке?

Сочинение на тему золотая осень на татарском языке.

Ivanova2512 29 мая 2020 г., 18:43:55 | 5 - 9 классы

Сочинения на татарском на тему моя собака?

Сочинения на татарском на тему моя собака.

Nina87777494294 4 нояб. 2020 г., 15:49:10 | 10 - 11 классы

Сочинение на тему я люблю лето на татарском?

Сочинение на тему я люблю лето на татарском.

Hairulindenis1999 27 мая 2020 г., 12:44:30 | 1 - 4 классы

Сочинение на тему осенняя погода на татарском языке?

Сочинение на тему осенняя погода на татарском языке.

Unntntarasenk 14 окт. 2020 г., 15:07:33 | 1 - 4 классы

Сочинение на тему мой друг по татарскому?

Сочинение на тему мой друг по татарскому.

На этой странице находится вопрос Сочинение на тему осень на татарском?. Здесь же – ответы на него, и похожие вопросы в категории Другие предметы, которые можно найти с помощью простой в использовании поисковой системы. Уровень сложности вопроса соответствует уровню подготовки учащихся 10 - 11 классов. В комментариях, оставленных ниже, ознакомьтесь с вариантами ответов посетителей страницы. С ними можно обсудить тему вопроса в режиме on-line. Если ни один из предложенных ответов не устраивает, сформулируйте новый вопрос в поисковой строке, расположенной вверху, и нажмите кнопку.