Кыш билгелэре турында хикэя яки шигырь уйлап язырга)зарание спасибо)даю 20 баллов?

Другие предметы | 5 - 9 классы

Кыш билгелэре турында хикэя яки шигырь уйлап язырга)зарание спасибо)даю 20 баллов.

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Сергейвладимирович 15 февр. 2021 г., 00:02:23

Эссе «Мин - укытучы»«Алма агачыннан ерак төшми»диләр.

Тел мәсьәләсенә кагылганда, бу мәкаль искергән дә кебек.

Туган телебезне, милләтебезне алмагач белән чагыштырсак, ә аның балаларын алмалар дип атасак, никадәр ераккарак китәргә тырыша үз теленнән бүгенге милләт балалары, никадәр ераклашырга тырыша алар үз агачыннан, мәдәниятеннән.

27 ел мәктәптә татар теле укытучысы булып эшләгәндә күңелемне әрнеткәне шул - телебезне кимсетергә, аңа икенче дәрәҗәдәге дәрес итеп карарга тырышучылар байтак булды.

Бу заманда туган тел укытучысына дәрес укудан тыш үзен еллар буена туган телнең мөһимлеген, кирәклеген, гүзәллеген расларга туры килә.

Һәм кемгә дип уйлыйсыз шул ук татарның үзенә, балаларның әти - әнисенә.

Ләкин һичкайчан да татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәнемә үкенмәдем.

Чөнки Каюм Насыйри сүзләре белән әйткәндә : “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел”.

Шулай ук аның түбәндәге сүзләре минем өчен девиз булып әверелделәр : “Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен!

"Мин - туган тел укытучысы !

Төп максатым ул - балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкым, аның тарихына, мәдәниятенә, гореф – гадәтләренә кызыксыну, бөек кешеләргә ихтирам тәрбияләү, ана теле беләнгорурлану хисе уяту.

Минем һәр хезмәт көнемне көрәш белән чагыштырырга мөмкин.

Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.

Безнең телебез – матур, күркәм тел.

Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга.

Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми.

Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә бетә.

Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу, шул юлда армый - талмый хезмәт итү.

Мин - туган тел укытучысы, еллар үтү белән шуны аңладым : һәрвакыт ашыгырга, соңга калмас өчен, укучыларга кызыксынырлык булсын өчен, һәр дәрестә белемеңне, энергияне, осталыкны таратыр өчен, яңалыкны белер өчен.

Ашыгырга кирәк.

Бүгенге уку - укыту процессында яңа технологияләрне кулланып, иҗади, әхлаклы, милли җанлы шәхес тәрбияләү – укытучы алдында торган төп бурычларның берсе.

Шул максаттан укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, белемнәрен тирәнәйтү өчен, уен, мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләрне, эшчәнлекле методны, сингапур структураларын, проблемалы укыту алымнарын кулланам.

Эшлекле уен, төрле бәйгеләр формасында, төркемнәрдә һәм парларда эшләү алымнары да белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә.

Әдәби уку дәресләре мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра.

Мин укучыларыма әзер белем генә бирмим, аларны иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтәм.

Шуңа күрә дәреснең төрле формаларын : дәрес - сәяхәт, дәрес – бәйге, дәрес – презентацияләр кулланам, индивидуаль һәм дифференциаль укытуга, дәрестән тыш эшчәнлеккә дә зур игътибар бирәм.

Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә омтылам.

Контроль һәм мөстәкыйль эшләрне, тестларны, өй эшләрен төрле авырлыктагы биремнәр белән әзерләргә тырышам.

Мин - туган тел укытучысы һәм дәресләремдә белем бирү генә түгел, милләткә мәхәббәт, меңьеллык тарихы булган татар халкы белән горурлану хисе тәрбияләргә тиешмен.

Алай гына түгел, үз фикере булган, әхлаки яктан нык, тәртипле ата - ана булырдай кешеләр үстерергә өлеш кертергә тиешмен.

Минем дә вазифам шуннан торганлыктан, мин әти - әниләр белән элемтәдә тору өчен төрле класстан тыш чаралар, җыелышлар үткәрәм, бергәләшеп татарча спектакльләргә барабыз.

Бу балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә тел өйрәнүгә кызыксыну тудыра.

Өстәп шуны әйтергә кирәк, фикеремчә, ата - аналар белән аралашыр, аларга киңәш бирер өчен, үзеңнең гаиләң һәм балаларың үрнәк булырга тиештер.

Гаиләм минем һәр эшемдә терәк, таяныч, җиңел булмаган хезмәт юлымда ышанычлы юлдашым.

Мин - туган тел укытучысы.

Максатым телебезнең байлыгының күпмедер өлешен укучыларымның аңына сеңдерү, аларны сүз белән эш итәргә өйрәтү, күңелләренә иҗат оеткысы салу.

Байтак укучыларым минем кебек шигърият чире, иҗат чәме белән авырганнар икән, бу ләззәтле дә сихерле дә шигърият дөнясына алып керүем белән горурланам гына.

Укучыларым сәнгатьле сүз белән клуб сәхнәсеннән чыгыш ясыйлар, татарча җырлыйлар.

Әдәби әсәрләрне сәхнәләштерәләр, әдәби әсәрләрнең теле өстендә эшләп рефератлар, докладлар язалар икән бу инде минем эшемнең нәтиҗәләре дип саныйм.

Бөек шәхесебез Р.

Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш.

Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.

Балалар – безнең киләчәгебез.

Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк.

Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк.

Ә үз телен, милләтен яратмаган баланың сәламәт булуына ышанып бетмим мин.

Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып ка.

Dima467 2 янв. 2021 г., 22:44:55 | 1 - 4 классы

Жилекте шигырен кем язган ?

Жилекте шигырен кем язган ?

Ulusha 10 янв. 2021 г., 05:57:45 | 1 - 4 классы

[къ] һəм [к] авазына башланган кеше исемнэре уйлап яз?

[къ] һəм [к] авазына башланган кеше исемнэре уйлап яз.

Kostya96 26 авг. 2021 г., 12:33:27 | 5 - 9 классы

Сочинение Без нилэр белэбез хикэя фигеляр турында?

Сочинение Без нилэр белэбез хикэя фигеляр турында.

Saidakazimova 19 июл. 2021 г., 22:22:21 | 1 - 4 классы

Яз турында кечкенэ хикэя?

Яз турында кечкенэ хикэя.

RikkyArts 3 мая 2021 г., 04:54:58 | 1 - 4 классы

Яз турында хикәя төзергә?

Яз турында хикәя төзергә.

Fariz2003 9 авг. 2021 г., 21:40:48 | 5 - 9 классы

Яз турында хикэя языгыз?

Яз турында хикэя языгыз.

СРОЧНО по татарски.

Linka52 20 июл. 2021 г., 02:11:56 | 5 - 9 классы

Кешенен матурлыгы нэрсэдэ темасына хикэя язырга?

Кешенен матурлыгы нэрсэдэ темасына хикэя язырга.

Koocsxxxrt 22 июл. 2021 г., 15:57:26 | 1 - 4 классы

Камка тутай турында мэглумэт?

Камка тутай турында мэглумэт.

Marek123 10 июн. 2021 г., 05:45:32 | 5 - 9 классы

Яраткан этегез турында хикэя языгыз?

Яраткан этегез турында хикэя языгыз.

Liza1234soset 20 июн. 2021 г., 21:45:58 | 1 - 4 классы

Коз турында табышмаклар?

Коз турында табышмаклар.

Вы зашли на страницу вопроса Кыш билгелэре турында хикэя яки шигырь уйлап язырга)зарание спасибо)даю 20 баллов?, который относится к категории Другие предметы. По уровню сложности вопрос соответствует учебной программе для учащихся 5 - 9 классов. В этой же категории вы найдете ответ и на другие, похожие вопросы по теме, найти который можно с помощью автоматической системы «умный поиск». Интересную информацию можно найти в комментариях-ответах пользователей, с которыми есть обратная связь для обсуждения темы. Если предложенные варианты ответов не удовлетворяют, создайте свой вариант запроса в верхней строке.