Напишите пожалуйста реферат по татарский на тему "мин эниемнен кызы"?

Другие предметы | 1 - 4 классы

Напишите пожалуйста реферат по татарский на тему "мин эниемнен кызы".

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Tuchic 15 сент. 2020 г., 05:05:01

У – кеше яшәгән мохитнең бер өлеше генә түгел.

Борынгылар суны изгеләштереп караганнар – аның кочагыннан җир, тереклек барлыкка килгән дип ышанганнар.

Авылларга, шәһәрләргә нигез салучылар иң башта су чыганакларын эзләгәннәр – якында эчәргә яраклы су булмаса, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнү дә мөмкин түгел бит.

Яшәү ямен югалтса да, зур куаныч иясе булса да, күңеленә тынычлык, киләчәк тормышына дәрт һәм илһам алу өчен су янына килгән кеше.

Су тукландырган һәм тормыш – көнкүрештә ярдәм иткән, сафландырган һәм дәвалаган.

Суның тәме, җыры һәм үз энергиясе бар.

Су булган җирдә генә тормыш кайный.

Идел буе – борынгыцивилизацияләрнең бишеге.

Бүген биредә Болгар, Биләр кебек калаларның нигез ташлары табыла икән, Казан, Алабуга кебек меңъяшәр шәһәрләр балкып утыра икән, алар янында чал тарихлы авыллар яши икән, димәк, үз вакытында ерак сәфәрләр гизеп бирегә килеп төпләнгән ата – бабаларыбыз ялгышмаган – су булса, тормыш та гөрли, халык та яши.

Күпсанлы сугышлар вакытында дошманнар иң башта каршы якның чиста су чыганагын кулга төшерергә тырышканнар.

Бу яктан кайчандыр Сөембикә манарасыннан ерак түгел Казан Кирмәне диварлары янында агып ятканчишмшнең язмышы гыйбрәтле.

Әлеге чишмә гасырлар дәвамында Казан ханнары карамагында булган һәм аның әйләнә - тирәсе гүзәл гөлбакчаны хәтерләткән.

Мөселманнар чишмәнең үзен изге, ә аның суын шифалы дип тапканнар.

1552 елда, Казанны Явыз Иван гаскәрләре камап алгач, чишмә - чолганышта калганнар өчен бердәнбер чиста су, димәк , яшәү чыганагы булып кала.

Дошман күреп калмасын өчен , казанлылар су алырга бирегә җир астыннан салынган махсуc юлдан караңгы төшкәч кенә килә торган булганнар.

Чишмә барлыгын дошманга белдерү – дәүләт серен сатуга тиңләштерелгән.

Яулап алучыларга башимәс шәһәр көченең чыганагы турында сатлыкҗаннар хәбәр итә.

Чишмә һәм аңа илткән юл шартлатыла .

Шул рәвешле, кечкенә чишмәнең аяныч язмышы горур һәм кодрәтле дәүләт фаҗигасенең башы була.

Халык тарихында бу фаҗиганың кайтавазы 400 елга якын ишетелә.

Бүген Татарстан сулыкларга иң бай төбәкләрнең берсе .

Идел, Чулман, Нократ, Зәй, Агыйдел, Зөя, Ык кебек зур елгалар, аларда төзелгән сусаклагычлар, күпсанлы күлләр , инешләр республикабыз мәйданының 6, 4 процентын алып тора.

Бу күрше өлкәләрнең су байлыкларыннан шактый артык.

Татарстан буйлап аккан 4098 елга һәм инешләрнең озынлыгы 19632, 5 чакрымга җитә, ягъни экватор озынлыгының яртысын тәшкил итә.

Су байлыклары турында сүз чыкканда, кеше аңында, гадәттә, океаннаар һәм диңгезләр, күлләр һәм елгалар турында фикер йөртелә .

Бу хаклыдыр да , чөнки дөньядагы суның иң зур өлеше аларда тупланган .

Ләкин әлеге суыкларны минут саен, секунд саен тулыландырып торган чишмәләрнең шундый ук байлык булуы еш кына онытыла .

Татарстанда чишмәләр саны бихисап - авыл саен кимендә бер дистә чишмә бардыр .

Ә кеше күзеннән еракта, урманнарда һәм көтүлекләрдә тибеп яткан су йөрәкләре күпме!

Бәлки шуңадыр да , күп еллар дәвамында кешеләр чишмәләрне үзеннән – үзе барлыкка килгән , булырга тиешле һәмбулачак табигатъ күренеше дип кенә аңлады.

Саксыз караш, кадерли белмәү, битарафлык ничә чишмәнең юлын кисте икән?

Милли аң көчәю нәтиҗәсендә соңгы елларда халкыбызның гасырлар дәвамында җыелып килгән зиһене берникадәр җанланды.

Табигатъкә, шул исәптән әйләнә - тирәлекнең сафлык көзгесе булган чишмәләргә карата да игътибар бермә - бер артты.

Суының изгелеген күрсәтеп Татарстан авылларында һәм шәһәрләрендә чишмәләр өстендә гыйбадәтханәләргә охшаган корылмалар калкып чыга, чишмәләр янында бәйрәмнәр уза, туйлар гөрли .

Кыскасы , чишмә суы белән кеше күңеленә иман да кайта.

Кеше язмышын еш кына тау – ташларны тишеп, авыр – авыр җир катламнарын ерып якты дөньяга, кояш һәм ай йөзләрен күрергә, кешеләрне сокландырырга омтылган чишмә белән чагыштыралар.

Чишмәнең җир өстенә тишеп чыгуы нинди могҗиза булса, һәр кешенең тормыш юлы серле йомгакка тиң.

Чишмә барлыкка килү дә, адәм баласына җан иңү кебек үк, илаһи табигать көчләренең бөек сере.

Кеше язмышы туган туфрактан башлана, бихисап каршылыкларны җимереп, борма - борма юллар үтә - нәкъ чишмә юлы кебек.

Шул гомер эчендә чишмә күпме файда китерә, күңелләргә күпме илһам орлыклары салып өлгерә, үзе турында күпме матур истәлекләр калдыра!

Кеше дә шулай бит!

Җиһанга аваз салу белән бакый дөняга китү арасындагы вакыт – мизгел генә булса да, кайберәүләр шул вакыт аралыгында халык хәтерендә мәңгелеккә уелып калырдай гамәлләр кылып өлгерә.

Ә барысы да туган як чишмәләреннән башлана!

Alinaaaa98 17 авг. 2020 г., 19:18:45 | 1 - 4 классы

Помогите сделать рассказ по татарскому на тему : Минем жәйге ялым?

Помогите сделать рассказ по татарскому на тему : Минем жәйге ялым.

Dom2006 25 окт. 2020 г., 20:12:50 | 10 - 11 классы

ТАТарский язык?

ТАТарский язык.

ПЕРЕВЕСТИ.

1)Эниемнен апасыннан2)алсунын эбисеннэн3)этиебезнен булмэсеннэн4)лилиянен гаилэсеннэн.

Lida6547 20 сент. 2020 г., 11:38:24 | 5 - 9 классы

Напишите пожалуйста?

Напишите пожалуйста!

На татарском языке, тема, я хорошо учусь потому что.

Пожалуйста.

Leruska14 29 дек. 2020 г., 18:39:23 | 5 - 9 классы

Реферат на татарском про музей?

Реферат на татарском про музей.

Harlaeva63 5 янв. 2020 г., 07:07:41 | 10 - 11 классы

Напишите пожалуйста небольшое сочинение на татарском на Тему"Безнен Гаилэ"?

Напишите пожалуйста небольшое сочинение на татарском на Тему"Безнен Гаилэ".

Avetisyan1984 5 окт. 2020 г., 11:06:42 | 1 - 4 классы

Напишите пожалуйсто реферат на тему "Поверхность нашего края" 4 класс?

Напишите пожалуйсто реферат на тему "Поверхность нашего края" 4 класс.

SofiDemidova 6 июл. 2020 г., 20:16:14 | 10 - 11 классы

Напишите пожалуйста сочинение на татарском, на тему "Правда и ложь"?

Напишите пожалуйста сочинение на татарском, на тему "Правда и ложь".

Закрась 22 нояб. 2020 г., 17:48:17 | 5 - 9 классы

Составте предложения с этими словами : Кызыл, кып - кызыл, матур, ин олы, яшел, яшькелт, зəнгəр, зəнгəрсуИн - н татарскаяЗəнгəр - н татарскаяЗəнгəрсу - н татарскаяПожалуйста помогите ПРЕДЛОЖЕНИЯ НЕ СЛ?

Составте предложения с этими словами : Кызыл, кып - кызыл, матур, ин олы, яшел, яшькелт, зəнгəр, зəнгəрсу

Ин - н татарская

Зəнгəр - н татарская

Зəнгəрсу - н татарская

Пожалуйста помогите ПРЕДЛОЖЕНИЯ НЕ СЛОВОСОЧЕТАНИЕ ПРЕДЛОЖЕНИЕ.

Чпс 28 авг. 2020 г., 12:53:59 | 5 - 9 классы

Сочинение на тему мин кар булып очар на татарском языке?

Сочинение на тему мин кар булып очар на татарском языке.

Evne79 3 сент. 2020 г., 23:49:15 | 5 - 9 классы

Пожалуйста напишите татарское сочинение на тему водитель?

Пожалуйста напишите татарское сочинение на тему водитель.

На этой странице находится вопрос Напишите пожалуйста реферат по татарский на тему "мин эниемнен кызы"?. Здесь же – ответы на него, и похожие вопросы в категории Другие предметы, которые можно найти с помощью простой в использовании поисковой системы. Уровень сложности вопроса соответствует уровню подготовки учащихся 1 - 4 классов. В комментариях, оставленных ниже, ознакомьтесь с вариантами ответов посетителей страницы. С ними можно обсудить тему вопроса в режиме on-line. Если ни один из предложенных ответов не устраивает, сформулируйте новый вопрос в поисковой строке, расположенной вверху, и нажмите кнопку.