Другие предметы | 5 - 9 классы
Рассказ о Казани на татарском.
Как Будет по Татарски?
Как Будет по Татарски?
Сколько километров от Казани До Заинска?
, За сколько часов и на чем можно доехать до Казани?
, какой автобус идет до рынка?
Пжж Заранее Спасибо_) Прдмет Татарский_)).
Как будет по татарский нет ли у них дома книги о казани?
Как будет по татарский нет ли у них дома книги о казани.
Переведите пожалуйста на татарский язык : Мне 15 лет, Живу в Казани, Казань мне очень нравиться, учусь в 9 классе в 90 гимназии, моя школа мне очень нравиться, люблю гулять с друзьями и учиться хорошо?
Переведите пожалуйста на татарский язык : Мне 15 лет, Живу в Казани, Казань мне очень нравиться, учусь в 9 классе в 90 гимназии, моя школа мне очень нравиться, люблю гулять с друзьями и учиться хорошо.
Рассказ про бабушку на татарском)))))срочно)))))?
Рассказ про бабушку на татарском)))))срочно))))).
Краткие рассказы на татарском языке?
Краткие рассказы на татарском языке?
Сочинение на татарском про город Казань?
Сочинение на татарском про город Казань.
Срочнаааа.
Синвейн на слову Казань по татарскому?
Синвейн на слову Казань по татарскому.
Сочинение про как ты съездил в гости в казань на татарском языке?
Сочинение про как ты съездил в гости в казань на татарском языке?
Сочинение про Казань на татарском?
Сочинение про Казань на татарском.
Сочинение на татарском поо город Казань?
Сочинение на татарском поо город Казань.
На этой странице вы найдете ответ на вопрос Рассказ о Казани на татарском?. Вопрос соответствует категории Другие предметы и уровню подготовки учащихся 5 - 9 классов классов. Если ответ полностью не удовлетворяет критериям поиска, ниже можно ознакомиться с вариантами ответов других посетителей страницы или обсудить с ними интересующую тему. Здесь также можно воспользоваться «умным поиском», который покажет аналогичные вопросы в этой категории. Если ни один из предложенных ответов не подходит, попробуйте самостоятельно сформулировать вопрос иначе, нажав кнопку вверху страницы.
Казан − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге
Киләчәк буыннар үзләренең тамырларын белергә тиешләр.
Башкача булганда, җәмгыятьне маңкортлар, үз тарихын белергә теләмәгән, бер көн белән яшәгән нәселсез адәмнәр явыз саранча болыты шикелле басып китәчәк.
Тәлгать Галиуллин
Мин югарыдагы эпиграфны юкка гына китермәдем.
Күренекле тәнкыйтьченең истәлекләр китабыннан ул.
Кеше үткәннәре белән яши.
Ул үзе дә башкалар күңелендә якты хатирәләр калдырып китәргә тырыша.
Истәлекләрнең төрлесе бар.
Кемдер аларны мемуарларга терки, кемдер аларга әдәби әсәр рәвеше бирә.
Берәүләр һәр көнен фотога төшереп калырга ашыга.
Узганыбызны чагылдыручы рәсемнәрне һәр өйдә диярлек очратырга була.
Алар диварларда, альбомнарда саклана.
Милләтен, халкын, туган җирен яраткан кешеләр үз рәсемнәрен генә туплау белән мавыкмас.
Минем бабам, фотосурәтләр кеше гомерен генә түгел, милләт яшәешен дә теркәргә тиеш, ди.
Казан — тарихи шәһәр, элек - электән югары мәдәният, белем үзәге исәпләнгән.
Бабакаем аның борынгы тарихын үзенчәлекле бер юл белән киләчәк буыннарга тапшырмакчы, татар кешесенең бөеклеген, горурланырлык байлыкларга ия булуын расламакчы.
Мин бик саклык белән генә бәрхет тышлы альбомның битләрен ачам, әйтерсең Болак буе ярминкәсенә килеп чыгам, Аркадия бакчасында йөрим, Кабан күле буенда ял итәм.
Менә Казан Император университетының бинасы.
Әле соңрак төзелгән опера һәм балет театры.
Стильләр төрлелеге аларның салыну вакыты, тарихы турында да сөйли.
Бу биналарга кемнәр генә кермәгәндер дә, алар диварына салынган ташларны кем куллары гына күтәрмәгәндер!
Төрле елларда төшерелеп алынган бер үк урамнар, мәйданнар Казанның гел матураюга таба үзгәргәнен хәбәр итә.
Рәсемнәрдә — милләтебез кичергән көннәр, еллар, тарихның кызыклы сәхифәләре.
Сәрби куаклары арасында утырган Бакыр бабай һәйкәле дә юк инде.
Александр II хөрмәтенә куелуны да күчерелгәнме, җимерелгәнме, белмәссең.
Казан — сулар чолганышындагы шәһәр.
Аның ярларында элек тә пристаньнар булган икән.
Миңа чибәр генә бер ханым пароход палубасыннан яулык болгый.
. . Мул сулы елга үз киңлекләренә алып чыгачак аны.
Соңгы елларда төшерелгән рәсемнәр дә бар монда.
Бутлеров, Лобачевский һәйкәле, Мулланур Вахитов һәм яшь Ульяновныкы.
. . Галимнәр, көрәшчеләр, күкрәк киереп, Казан урамнарына чыгып баскан, әйтерсең без Казан тарихында эзлебез, диләр.
Кремль урамы мине Җәлилгә куелган монументка алып килә.
Богаудан арынырга теләгән кош шикелле шагыйрь.
. Менә бу рәсемдә Кремль сәгате уникене суга.
Рәсемнәр җансыз булмый.
Алардан курантлар тавышы да, хөр рухлы шигырь дә, бурлакларның җыры да ишетелә.
Кеше истәлекләрдә тышкы кыяфәте, кылган гамәлләре белән кала.
Әллә никадәр югары уку йортларына ия, зур сәнгать чәчәк аткан Казанымның бүгенгесе дә якты хатирәләр булып теркәлсен иде.