Короткий рассказ о Казани на татарском языке?

Другие предметы | 1 - 4 классы

Короткий рассказ о Казани на татарском языке.

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Svetlana3080 30 мар. 2021 г., 22:00:05

Сочинение / Казанга экскурсия

Менә без Казанда экскурсиядә.

Республикабызның башкаласы булган Казан − Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе.

Аңа 1000 ел элек нигез салынган.

Бүгенге көндә Казан − миллионнан артык халкы булган зур шәһәр.

Ул истәлекле урыннарга бик бай.

Экскурсиябезне Кремльдән башлап җибәрдек.

Кремль Казанның үзәгендә урнашкан.

Ерактанрак карасаң, әйтерсең лә ул бер утрауны биләп тора.

Кичләрен шушы утрауны төрле төстәге утлар яктырта.

Бу − искиткеч күренеш.

Кремльгә кергән юлда ап - ак Спас манарасы урнашкан.

Аны сәгать бизи.

Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.

Ул әсирлектә дә үлемсез шигырьләр язган, батырларча һәлак булган.

Без аның шигырьләрен яратып укыйбыз.

Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый.

Тирә - якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде.

Сөембикә − татар халкының горурлыгы, иминлек билгесе, иманы, кыйбласы ул.

Кремльдә без Сөембикә манарасының тарихы белән таныштык.

Ул − бик борынгы корылма, һәм дөньядагы авып баручы берничә шундый корылмалар исемлегенә кертелгән.

Хәзерге көндә төзүчеләр аның авышып баруын туктатканнар.

Яңа корылмалардан булган Кол Шәриф мәчетен дә озаклап карадык.

Ул искиткеч матур һәм зур мәчет икән, һәм, хаклы рәвештә, илебезнең җиде могҗизасы исемлегенә керергә тиеш.

Кремль безгә бик ошады.

Аннан соң Казанның бүтән истәлекле урыннарына юнәлдек.

Казан − студентлар шәһәре.

Ул инде күптәннән Россиянең югары белем, фән, нәшрият үзәге булган.

Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Идел буе, Урта Азия халыклары өчен мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре әзерләгән, дәреслекләр һәм китаплар бастырып торган.

Шуңа күрә дә анда бик күп уку йортлары урнашкан.

Университет − Казаныбызның горурлыгы.

Анда меңнәрчә студент югары белем ала.

Минем әти - әниләрем, күп туганнарым да аны тәмамлаган.

Минем дә шул университетта укыйсым килә.

Казанның үзәгендә урнашкан Татар дәүләт гуманитар - педагогика университеты да республикабыз горурлыгы.

Ә аның каршында халкыбызның сөекле улы, композитор Салих Сәйдәшевкә һәйкәл куелган.

Без тагын Татар дәүләт академия театры бинасы янында булдык.

Ул Г.

Камал исемен йөртә.

Театр Кабан күле буенда урнашкан.

Без шунда күңелле ял иттек.

Казанның тагын бер истәлекле урыны булган Тукай музеена да бардык.

Атаклы шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлы буенча күп мәгълүмат алдык.

Казан шәһәре миңа бик тә ошады.

Мин үз туган ягымны бик яратам һәм аның белән горурланам.

Svetka16 22 авг. 2021 г., 14:56:43 | 10 - 11 классы

Составьте диалог про город Казань (10 реплик) На татарском языке?

Составьте диалог про город Казань (10 реплик) На татарском языке.

Karina2002kz 5 авг. 2021 г., 21:04:51 | 5 - 9 классы

Рассказ про кошку на татарском языке?

Рассказ про кошку на татарском языке.

ShkuraGaming 5 янв. 2021 г., 15:20:21 | 5 - 9 классы

Рассказ про кошку на татарском языке?

Рассказ про кошку на татарском языке.

Егорка2008 13 апр. 2021 г., 20:36:36 | 1 - 4 классы

Рассказ о зиме на татарском языке?

Рассказ о зиме на татарском языке.

Acrex 8 авг. 2021 г., 12:00:32 | 5 - 9 классы

Сочинение на татарском про город Казань?

Сочинение на татарском про город Казань.

SSuglobov 19 февр. 2021 г., 21:09:11 | 5 - 9 классы

10 предложений на татарском языке про Казань?

10 предложений на татарском языке про Казань.

Катинкаru 27 авг. 2021 г., 04:09:53 | 1 - 4 классы

Рассказ о друге на татарском языке?

Рассказ о друге на татарском языке.

Layk1994 16 авг. 2021 г., 09:29:35 | 5 - 9 классы

Рассказ на татарском языке про Казань10 - 25 предложения?

Рассказ на татарском языке про Казань

10 - 25 предложения.

10 баллов.

Kbpjy 25 апр. 2021 г., 19:06:29 | 1 - 4 классы

Рассказ о себе на татарском языке 3класс срочно?

Рассказ о себе на татарском языке 3класс срочно!

Аляфина 7 мая 2021 г., 16:25:07 | 10 - 11 классы

Рассказ про масленицу на татарском языке?

Рассказ про масленицу на татарском языке.

Если вам необходимо получить ответ на вопрос Короткий рассказ о Казани на татарском языке?, относящийся к уровню подготовки учащихся 1 - 4 классов, вы открыли нужную страницу. В категории Другие предметы вы также найдете ответы на похожие вопросы по интересующей теме, с помощью автоматического «умного» поиска. Если после ознакомления со всеми вариантами ответа у вас остались сомнения, или полученная информация не полностью освещает тематику, создайте свой вопрос с помощью кнопки, которая находится вверху страницы, или обсудите вопрос с посетителями этой страницы.