Сочинение на тему "Как сберечь природу"На татарском языке?

Другие предметы | 1 - 4 классы

Сочинение на тему "Как сберечь природу"

На татарском языке.

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Azali05 22 сент. 2021 г., 13:04:51

Табигать - туган йортыбыз.

Табигать ул – безнең әйләнә – тирәбез.

Кояш, болыт, су, таш, үсемлекләр, хайваннар – барысы да безне чолгап алган тирәлек – табигать дип атала.

Һәр җир йөзендә гомер иткән кеше үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала.

Кеше иген, яшелчә, җиләк – җимеш үстерә, терлек, кош – корт үрчетә.

Үзенә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра.

Елга – күлләрдән балык тота, урманнардагы җиләк – җимешен, агачын файдалана.

Үзләренә азык туплый.

Табигатьебез аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп утыручы болын – кырлары, чишмәләрдән челтерәп аккан саф, чиста сулары, көмештәй саф сулы күлләре, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклары белән бай.

Табигать – ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә.

Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәтергә тиешбез.

Табигать матурлыгы – ул безнең матурлык.

Кызганычка каршы, бүгенге кешелек табигатьнең кадерен белеп бетерми.

Табигатьебезнең чиста сулы елга – күлләрен пычрату, очсыз – кырыйсыз урманнарын бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларның агулы газлары белән чиста һавабызны бозу, урамнардагы чүп – чарларның җәелеп ятуы күңелләрне тетрәндерә.

Моны булдырмау – ул безнең изге бурычыбыз.

Менә ямьле яз җитте.

Кыя таулардан ташулар ага башлады, урамнарда ташланып калынган чүп – чарлар кар астыннан калкый башладылар.

Беркөнне безне укытучыбыз, мәктәп тирәсен чүп - чардан арындыру максаты белән, урамга алып чыкты.

Чыккан идек, анда нәрсә генә юк?

! Анда кәгазь калдыклары, тәмәке чүпләре, шешә савытлары һәм башкалар.

Шушы ташландык әйберләрне күреп гаҗәпләнеп тә куйдым.

Шуның хәтле кешенең тәртипсезлеге, җыйнаксызлыгы, әдәпсезлеге борчый мине.

Мәктәп тирәсен чүп – чарлардан арындыргач, укытучыбыз белән сыйныфка кереп, табигатьнең кадерен белү, аны чиса тоту турында кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар тупладык.

Берничә кисәтү белән язылган фикеремне дә әйтеп үтәсем килә : Урман, болын, сулык, күлләрне пычратма, чүп ташлама, теләсә кайда учак якма!

Агачларны рөхсәтсез кисмә, ботакларын сындырма, үләннәрне тамыры белән йолкыма!

Табигать байлыкларын кирәгеннән артык кулланма!

Табигатьебезгә зыян салучыларга юл куймыйк.

Аны үз туган йортыбыз итеп саклыйк, яклыйк һәм матурлыгына, иркен саф һавасына, елга – күлләренә игътибарсыз калмыйк.

Табигать ул – безне ашата, эчертә, киендерә, сәламәтлекне саклый.

Үзебезнең кылган эшләребез өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнлегебезне тоеп яшик.

Малюся4 11 июн. 2021 г., 08:47:10 | 5 - 9 классы

Сочинение на татарском языке "Кышкы табигат"(зимняя природа?

Сочинение на татарском языке "Кышкы табигат"(зимняя природа.

Aliosaxd2000 31 июл. 2021 г., 17:11:57 | 1 - 4 классы

Сочинение на татарском языке на тему Мой друг?

Сочинение на татарском языке на тему Мой друг.

Murodovfaridun 12 мая 2021 г., 10:26:26 | 1 - 4 классы

Сочинение на тему моя будущая ппофесия на татарском языке?

Сочинение на тему моя будущая ппофесия на татарском языке.

Ololololoshik 2 апр. 2021 г., 09:06:56 | 5 - 9 классы

Сочинение на тему зимний вечер на татарском языке?

Сочинение на тему зимний вечер на татарском языке.

Катэээээээ 18 мар. 2021 г., 03:23:53 | 1 - 4 классы

Сочинение на татарскомязыке на тему мы бережом природу?

Сочинение на татарском

языке на тему мы бережом природу.

Rayana100 9 апр. 2021 г., 07:17:40 | 5 - 9 классы

Сочинение по татарскому языку на тему кыш килде?

Сочинение по татарскому языку на тему кыш килде.

Matushkina305 5 февр. 2021 г., 09:45:24 | 1 - 4 классы

Сочинение по татарскому языкуНа тему как сберечьПрироду?

Сочинение по татарскому языку

На тему как сберечь

Природу.

Nik010501 21 мар. 2021 г., 21:29:40 | 1 - 4 классы

Сочинение на тему"Как сберечь природу"На татарском языке?

Сочинение на тему

"Как сберечь природу"

На татарском языке.

Sasha401 4 авг. 2021 г., 09:11:55 | 5 - 9 классы

Сочинение на тему "вред интернета" на татарском языке?

Сочинение на тему "вред интернета" на татарском языке.

Ария1313 4 авг. 2021 г., 23:33:48 | 5 - 9 классы

Сочинение на татарском языке на тему мой любимый учитель?

Сочинение на татарском языке на тему мой любимый учитель.

На этой странице сайта размещен вопрос Сочинение на тему "Как сберечь природу"На татарском языке? из категории Другие предметы с правильным ответом на него. Уровень сложности вопроса соответствует знаниям учеников 1 - 4 классов. Здесь же находятся ответы по заданному поиску, которые вы найдете с помощью автоматической системы. Одновременно с ответом на ваш вопрос показаны другие, похожие варианты по заданной теме. На этой странице можно обсудить все варианты ответов с другими пользователями сайта и получить от них наиболее полную подсказку.