Нужны загадки на татарском языке (украшения)?

Другие предметы | 1 - 4 классы

Нужны загадки на татарском языке (украшения).

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Rpolitilo 27 янв. 2021 г., 03:28:12

I бүлек.

Аң - белем, әдәбият, уку - язу, хат - хәбәрләшү * Акыллыга да әйттем −

Уйлады да белде ;

Акылсызга да әйттем −

Тыңлады да көлде.

(Табышмак) * Югалткан әйберең түгел, −

Эзләмичә тапмыйсың.

(Табышмак) * Әйткәч, беләсегез килә,

Белгәч, көләсегез килә.

(Табышмак) * Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.

(Мәкаль) * Моны миңа сөйләде Алдар,

Әгәр сиңа очраса,

Ул сине дә алдар ;

Болар барсы да ялган,

Ялган булса да,

Ак кәгазьгә язылган.

(Әкият) * Үлчәүләрдә үлчәнми,

Базарларда сатылмый.

(Акыл) * Аршынлы түгел, потлы түгел,

Һәркемдә бар.

(Акыл) * Бер байлык бар − янмый,

Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый.

(Белем) * Акыллы чәчә барыр,

Акылсыз җыя барыр.

(Белем) * Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,

Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк

Нәрсә бар дөньяда?

(Тел) * Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.

(Мәктәп) * Агач түгел − яфраклы,

Тун түгел − тегелгән.

(Китап) * Кабат - кабат катлама,

Акылың булса ташлама.

(Китап) * Теле юк − үзе аңлата.

(Китап) * Анда бар да бар.

(Китап) * Өнсез, җансыз − иң якын дус.

(Китап) * Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.

(Китап) * Ак җир, кара тап,

Нәрсә булыр, уйлап тап.

(Китап) * Ак ялан, кара сукмак, −

Йөри белгән эз табар.

(Китап) * Ача да яба, ача да яба,

Җавабын зирәк таба.

(Китап) * Киштә башында төпле төргәк,

Аңа һәр өйдә хөрмәт,

Һәркемгә дә иң кирәк.

(Китап) * Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.

(Язу, уку) * Җирлеге ак, орлыгы кара,

Җимеше ни булыр?

Тикшереп кара.

(Кәгазь, юзу, уку) * Кәкре - бөкре сызылган,

Хәрефләре сыгылган,

Асты бар, өсте бар,

Тырма кебек теше бар.

(Язу) * Аш ашамас,

Кара су эчәр,

Дөньяда кош кебек очар,

Күңелләргә нур чәчәр.

(Язу) * Җир өстендә күп кешеләр

Кар өстенә кара солы чәчәләр.

(Язу) * Бишәү чәчә, берәү жыя.

(Язу, уку) * Иген чәчте биш малай,

Урдылар ике агай.

(Язу, уку) * Кул белән чәчәсең,

Күз белән җыясың.

(Язу, уку) * Җире ак, орлыгы кара,

Кул белән чәчәләр,

Авыз белән җыялар.

(Кәгазь, язу, уку) * Ак ялан,

Ак яланда эз калган,

Эз өстендә күз калган.

(Кәгазь, язу, уку) * Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.

(Каләм) * Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына.

(Каләм) * Кәгазь өстен карайта,

Дөнья йөзен агарта.

(Каләм) * Үзе бер карыш,

Теле мең карыш.

(Каләм) * Үзе йөзә − чылбыр тезә.

(Каләм) * Авызы бер, теле ике, җаны юк.

Сөйләгән сүзенең һич саны юк.

(Каләм) * Менә табышмак, уйлап кара :

Суы тәмсез, йөзе кара,

Чиләгенең төбе юк,

Файдасының чиге юк.

(Кара һәм кара савыты) * Кара кыр буйлап ак куян чаба.

(Кара такта, акбур) * Бер чыгарып җибәрсәң,

Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.

(Сүз) * Әйтермен − миннән китәр,

Тыңламасаң − синнән китәр.

(Сүз) * Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы.

(Ялгансүз) * Диңгезе бар, суы юк,

Каласы бар, халкы юк,

Урманы бар, агачы юк.

(Карта) * Шәһәрләр − йортсыз,

Диңгезләр − сусыз.

(География картасы) * Ямавы бар, җөе юк,

Каласы бар, өе юк.

(Карта) * Бабай бүреге йөз ямау.

(Глобус) * Аягы юк − китәр,

Җибәргән җиргә җитәр,

Кушкан йомышны үтәр.

(Хат) * Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә,

Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия.

(Хат) * Дүрт почмаклы келәтем, −

Аккошым бар эчендә ;

Кеше алыр дип кайгым юк, −

Тамгасы бар түшендә.

(Хат) * Кабат - кабат,

Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат,

Мин торам аны санап,

Көн дә кими бер канат.

(Календарь) * Күңелсезгә − юаныч,

Күңеллегә − куаныч.

(Җыр)

II бүлек.

Табигать күренешләре, ел фасыллары * Өй башына утырган,

Җир йөзен нуры белән тутырган.

(Кояш) * Ул булса, көн була.

Ул булмаса, төн була.

(Кояш) * Лампа түгел − яктырта,

Мич түгел − җылыта.

(Кояш) * Тау башында җәүһәр таш,

Аңа туры караган кешенең күзе яшь,

Аны тапкан кешегә йөз егерме яшь.

(Кояш) * Егет егетлеген итә,

Елмаеп боз эретә.

(Кояш) * Зур палас,

Төбендә − йомры калач.

(Күк, ай) * Нәрсә төнне яктырта,

Нәрсә яна − яндырмый?

(Кояш, ай) * Иртән чыга,

Кичен югала,

Аның урынына

Энесе кала.

(Кояш, ай) * Алтын китте, көмеш килде.

(Кояш, ай) * Өй өстеңдә ярты күмәч.

(Ай) * Үзе урак, үзенең теше юк.

(Ай) * Өй артында − ак калач.

(Ай) * Төнлә калка, көндез ята.

(Ай) * Мич тулы пәрәмәч,

Уртасында − бер калач.

(Ай, йолдызлар) * Мең шырпыга бер лампа.

(Ай) * Ярты телем ипи

Бөтен дөньяга җиткән.

(Ай) * Бер көтүче мең сарык көтә.

(Ай, йолдызлар) * Бер атасы, бер анасы,

Ничә йөз мең баласы.

(Кояш, ай һәм йолдызлар) * Атамның бер туны бар.

Ябынып булмый ;

Эче тулы ак энҗе,

Санап булмый.

(Күк һәм йолдызлар) * Кич булганда күренер,

Таң булдымы − күмелер.

(Йолдыз) * Актыр үзе, югары,

Җем - җем итеп ул тора ;

Бүген таңда килмәсәң.

Китәмен дип утыра.

(Йолдыз) * Өй түбәмдә − җиз кадак.

(Йолдыз) * Үзе ялтырый, үзе калтырый.

(Йолдыз) * Ай белән килә,

Көн белән китә,

Алтын башлы,

Көмеш чәчле,

Мең дә бер йәшле.

(Йолдыз) * Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре.

(Йолдызлар) * Күл тулы алтын балык.

(Йолдызлар) * Өй башында − җиз иләк.

(Йолдызлар) * Төнлә баксам, күк тулган,

Иртән баксам, юк булган.

(Йолдызлар) * Атайдан калган зур коштабак,

Коштабак тулы җиз кадак.

(Йолдызлар) * Җәүһәр сиптем, җиргә төшми,

Алыйм дисәм, буем җитми.

(Йолдызлар) * Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә.

(Болыт, җир, үлән) * Ишектән керер, түргә менеп утырыр.

(Суык) * Аяксыз - кулсыз рәсем ясый.

(Суык) * Аягы юк, кулы юк,

Тәрәзәгә гөл ясый.

(Суык) * Үзе шушында, үзе беленми ;

Тынга беленә, күзгә күренми.

(Һава) * Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел, аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел.

(Һава) * Аягы юк - качадыр, канаты юк - очадыр.

(Төтен) * Мич эчендә кара мәче.

(Төтен).

Belyh1 8 янв. 2021 г., 06:22:01 | 5 - 9 классы

Нужны загадки про зиму, осень, лето, весну?

Нужны загадки про зиму, осень, лето, весну.

На татарском языке по одной загадке.

Wwwmailru 27 июн. 2021 г., 19:57:05 | 5 - 9 классы

3 загадки на татарском языке с числительными?

3 загадки на татарском языке с числительными.

Мила2207 29 мар. 2021 г., 19:25:15 | 5 - 9 классы

Мне нужно загадки на татарском языке желательно о предмете ЗАРАНИЕ СПАСИБО?

Мне нужно загадки на татарском языке желательно о предмете ЗАРАНИЕ СПАСИБО.

Vp1980 9 июл. 2021 г., 16:25:46 | 1 - 4 классы

Загадки про огонь на татарском языке?

Загадки про огонь на татарском языке.

Zhasulan5 20 сент. 2021 г., 20:07:04 | 1 - 4 классы

Помогите пожалуйста, нужны загадки чтобы ответ был "платье" или "брюки" на татарском языке?

Помогите пожалуйста, нужны загадки чтобы ответ был "платье" или "брюки" на татарском языке.

Kreu 19 апр. 2021 г., 03:13:55 | 1 - 4 классы

Загадки на татарском про украшения?

Загадки на татарском про украшения.

Оаерр 6 окт. 2021 г., 04:04:40 | 1 - 4 классы

Загадки на татарском про украшения?

Загадки на татарском про украшения.

Natplot 27 июл. 2021 г., 19:06:45 | 5 - 9 классы

Загадки на татарском языке про родину?

Загадки на татарском языке про родину.

Lens938897 4 окт. 2021 г., 10:11:42 | 1 - 4 классы

Нужны загадки на татарском языке про осень с ответами?

Нужны загадки на татарском языке про осень с ответами.

3класс.

Lilenya 11 июл. 2021 г., 09:25:27 | 5 - 9 классы

Загадки на татарском языке про природу?

Загадки на татарском языке про природу.

Перед вами страница с вопросом Нужны загадки на татарском языке (украшения)?, который относится к категории Другие предметы. Уровень сложности соответствует учебной программе для учащихся 1 - 4 классов. Здесь вы найдете не только правильный ответ, но и сможете ознакомиться с вариантами пользователей, а также обсудить тему и выбрать подходящую версию. Если среди найденных ответов не окажется варианта, полностью раскрывающего тему, воспользуйтесь «умным поиском», который откроет все похожие ответы, или создайте собственный вопрос, нажав кнопку в верхней части страницы.