Напишите пж басню на татарском языке)?

Другие предметы | 5 - 9 классы

Напишите пж басню на татарском языке).

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Аорорипг 21 мая 2021 г., 03:56:25

Тәхет

(мәсәл)

Бөек патша - Арысланны аучы аткан.

Белсәң!

Тәхет өч көн буе җирдә яткан!

Чөнки Бүре, төлке, юлбарыс һәм аю,

Арадан бер лаеклыны сайлый алмый.

Бүрегә дә өчәү каршы, төлкегә дә,

Юлбарыс та ялгыз кала - көлке генә!

Аю ала самоотвод, иренәм, ди,

Кышлар җитсә җир өстендә күренмәм, ди.

Утыралар болар – берсен берсе батыралар,

Урман ярып ни җитте сүз акыралар.

Бер читтә бер Ишәк кенә тик утыра,

Ни ишетсә, барсын колакка тутыра.

Колак бит зур, сыя анда ярты дөнья,

Кырык еллык кыңгыр эшләр тула монда.

Тукталалар башта болар юлбарыста.

Бу “Явызга” ябырыла барысы да.

Бүре әйтә : Һич онытмыйм, яшь чагымда,

Мәңгелеккә тамга калды аягымда.

Бер гөнаһсыз идем үзем, бер гаепсез,

Шушы явыз калдыра язды арт шәрифсез.

Ни өчен, дигез!

Имеш, минем тоткан куян,

Аның күптән күзләп куйган куяны булган!

Әйтерсең лә бу урманда куян беткән!

Әйтерсең мин соңгы судан мәхрүм иткән!

Арттан килеп капты - алды аягымны,

Чак умырып алмый калды арт ягымны.

Барыгыз да беләсездер ул явызны,

Патша итү дөрес булмас Юлбарысны.

Төлке исә болай туры әйтәлмәде,

Бик читләтеп, урап кына шелтәләде :

Юлбарысны ул кадәрле явыз итмик,

Бүре туган, үзеңне дә онытып бетмик.

Көче ташкан, тавышы көр, гәүдә килеш,

Мәрхүмкәем Арысланга кардәш тиеш.

Бу бер яктан.

Икенчеләй уйлый калсак,

Плүсләрен, минусларын исәпкә алсак,

Юлбарыста диктаторлык юк микән, дим?

Тик минем дә ялгышуым бик тә мөмкин.

Юлбарыскай, ялгыш булса, кичер, кодам,

Сайлармынмы, юкмы әле, белми торам.

Патша булгач, мин уйлыймын, матур булсын,

Сокландыргыч купшы койрык болгап торсын!

Көтә торгач, чират җитте Аюга да.

Уф та, диде, пуф та, диде, тору кая,

Авыр сулап, тирә - якка күз ташлады,

Яткан җирдән, иренеп кенә сүз башлады :

Мин уйлыймын : безгә бүген уйлау кирәк,

Мондый хәлләр булып тора бик - бик сирәк,

Кинәт кенә баш эшләми, фикер килми,

Уен эшме – патша эшен беркем белми.

Бүре.

Бүре.

Бүре, дисез, ай - хай, туган!

Тартыр микән, кем соң аны санлап торган?

Куян куып, анда - монда сарык буып,

Алай гына булыр микән патша булып?

Бер әйләнеп төкерәм мин ул бүрегә,

Әмер бирсен тагын миңа.

Көн күрергә.

Патшаның ул гәүдәсе зур, йодрыгы мул,

Тавышы көр булсын әмерен бирергә!

Өнсез калды халык кинәт бу чыгыштан,

Калды микән берәрсендә коры ыштан?

Эһем, диде ишәк кенэ, тынлык бозып,

Ыңгырашып, иснәп алды сузып - сузып.

“Бетерикме әллә бүгенгә бу сүзне?

Каш - керфекләр авырайды – йома күзне.

Ишәк сүзе бик йогышлы булды, белсәң,

Бар да исни, йокымсырый.

Мәзәк – күрсәң!

Баш селкәләр ризалашып барысы да.

Менә шулай патшасыз да калырсың ла!

Кем әйткәндер, хәзер инде һичкем белми,

Ул вакытта калалмады беркем көлми,

Кемдер әйтте : “Вакытлыча, таңга кадәр,

Патша булып.

Ризалыгын алсак әгәр.

Патша булып.

Уйный торсын әнә Ишәк.

Иртә таңнан лаеклыны сайларбыз шәт.

Иртә таңнан бүре китте сарыкка дип,

Аю абзый йокыга чумды тәпиен кабып,

Юлбарысны аучы күреп куып йөрде,

Төлке исәр кемнәрдәндер тәгәрәп көлде.

Таң да атты, кич тә җитте, төн дә үтте,

Ишәк патша тегеләрне шактый көтте.

Аптырагач, тәхетенә үрмәләп ул,

Аяк бөкләп утырды да, йоклап китте.

Көн йоклады, төн йоклады, арып бетте,

Менә хикмәт!

Эшләр кинәт хутка китте.

Үткәне дә, сүткәне дә башын иде,

Тәхетебезне буш тотмадың, рәхмәт, диде.

Хәзер инде ул үзе дә хәтерләми,

Шул хәлендә күпме гомер үтелгәнен,

Колак шиңде, тояклар да тырнакланды,

Ишәк абзый әкрен генә тернәкләнде.

Беркем белми - тәхет харап ябышкак ул,

Мәңге җавабы табылмас табышмак ул!

Кем утырса шул төшәлми гаҗиз булыр,

Тирә - якка галим дигән даны тулыр.

Син уйлыйсың патшадан дип курка халык,

Тәхеттән шул калтырыйлар өнсез калып,

Ишәк йөзендә арыслан төсе шәйләп,

Һәм дә аны мәңгегә тәхеткә бәйләп.

ТАЯК

(мәсәл)

Озак ятты чүплекләрдә ул таяк,

Типте аны уңга - сулга күп аяк.

Инде черим, инде бетәм шунда, дип,

Кайгыланды, хәсрәтләнде ул таяк.

Ә бит бер - бер эшкә ярар идем, дип,

Инде берсе казык кагар иде бит

Ахыр чиктә, аптыраса, йөдәсә.

Бар дөньясын сүкте шулай бу таяк.

Көнең уйлап, төнең уйлап тилмерсәң,

Һәр типкәннең колак итен кимерсәң.

Чыдый алмас берәр "алла" эндәшер :

Чурту, дияр, әйт теләгең, әй, таяк!

Әйтмичә ни!

Әйтте таяк.

Ахырда

Күзе төште бер крчыкных бахырга,

Алып кайтып себеркесен саплады.

Әй куанды.

Әй сөенде соң таяк!

Шатлыгыннан шартлар чиккә җитте ул -

Соң бит шактый биек үсеп китте ул!

Яңа гына таяк иде, чүп иде,

Инде менә сап та булып җитте ул!

Уңга - сулга пыр тузадыр чүп - тузан,

Себеркене бу өлкәдә кем узган?

Ә кем йөртә себеркене селтәләп?

Безнең таяк, уңган таяк, төз таяк!

Сездә генә дисез мәллә борыннар?

Ялгышмагыз, таякта да борын бар.

Күтәрелде китте әнә биеккә -

Себеркегә муен булды ич таяк!

Алдын - артын абайламый себерке

Чүбен - чарын уңга - сулга себерде,

Өермәләр булып купты тузаннар,

Кыямәткә охшап калды тирә - як.

Чүплекләрдә ахры озак йөргәндер,

Йөри торгач таягыбыз чергәндер,

Ах, мескенкәй, нәкъ биленнән сынды шул,

Чүп базына борыныбелән чумды шул.

Бетте шунда безнең "Таяк" әкияте,

"Сабак булсын!

" - шул таякных васыяте.

Zveroboy3 29 апр. 2021 г., 18:43:48 | 5 - 9 классы

Напишите предложения о Шурале на татарском языке?

Напишите предложения о Шурале на татарском языке.

Мавилешка1 14 мар. 2021 г., 21:23:30 | 5 - 9 классы

Помогите пожалуйста не могу найти басни на татарском языке, маленькую басню?

Помогите пожалуйста не могу найти басни на татарском языке, маленькую басню!

СРОЧНО.

Нукороче 3 мая 2021 г., 14:48:58 | 5 - 9 классы

Напишите басню срочно короткую на татарском ОЧЕНЬ НАДО?

Напишите басню срочно короткую на татарском ОЧЕНЬ НАДО!

Прмитей 13 апр. 2021 г., 10:25:58 | 5 - 9 классы

ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК?

ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК.

Напишите на татарском про синий цвет.

Пожалуйста.

Swenald 15 мая 2021 г., 05:23:36 | 1 - 4 классы

Напишите пожалуйста рассказ про белку на татарском языке?

Напишите пожалуйста рассказ про белку на татарском языке.

VitaStrizhniuk 2 мар. 2021 г., 22:53:34 | 5 - 9 классы

Напишите, пожалуйста, рецепт салата на татарском языке?

Напишите, пожалуйста, рецепт салата на татарском языке.

Erik32 8 мар. 2021 г., 19:53:11 | 1 - 4 классы

Стих про друга на татарском языке напишите пожалуйста?

Стих про друга на татарском языке напишите пожалуйста.

464dbn 26 авг. 2021 г., 19:32:02 | 5 - 9 классы

Напишите пж письмо на татарском языке?

Напишите пж письмо на татарском языке.

От лица солдата, только на татарском языке!

ПЖ.

Майер12 15 окт. 2021 г., 04:01:31 | 5 - 9 классы

Напишите сочинение на татарском языке моё хобби?

Напишите сочинение на татарском языке моё хобби.

Artamentova268 12 нояб. 2021 г., 05:33:16 | 1 - 4 классы

Напишите сочинение про весну на татарском языку?

Напишите сочинение про весну на татарском языку.

На странице вопроса Напишите пж басню на татарском языке)? из категории Другие предметы вы найдете ответ для уровня учащихся 5 - 9 классов. Если полученный ответ не устраивает и нужно расшить круг поиска, используйте удобную поисковую систему сайта. Можно также ознакомиться с похожими вопросами и ответами других пользователей в этой же категории или создать новый вопрос. Возможно, вам будет полезной информация, оставленная пользователями в комментариях, где можно обсудить тему с помощью обратной связи.