“Минем бабам сугышта катнашкан сочинение?

Другие предметы | 1 - 4 классы

“Минем бабам сугышта катнашкан сочинение.

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Screz 17 сент. 2021 г., 04:41:41

Карт әби, улын – минем әткәйне, гомер буе көтеп яшәде.

Кичләрен капканы да, ишекне дә бикләтми иде : “Ишегегезне бикләп кермәгез, алҗып - талчыгып әтиегез кайтса, керә алмый тилмереп тормасын”, - дия иде.

Әтисе сугышка чыгып киткән көндә Мирфәезгә - минем бабама бары 4 яшь, ә кызы Фәүзиягә 2 яшь кенә тулган була.

Бу канкойгыч көннәрдә аның гаиләсенә бары 3 кенә хат килә.

Ә аннан соң хәбәрләшү җебе тәмам өзелә.

Үлеме турында кара пичәтле хат килмәгәч, аның билгесез югалуы башына сыймый иде : ана күңеле баласын югалтудан курыккандыр инде.

Вакыт - вакыт әрнеп әйтеп куя : “Кеше инә түгел югалырга, эзе кала тамчы тамса да” 8 - 9 яшьлек Мирфәез сеңлесе Фәүзия белән Үрәзмәтнең басу капкасы төбенә баралар да, әтиләрен көтеп утыралар.

Сирәк - мирәк кайткан солдатлар арасында әткәйләре дә булыр сыман тоела иде.

Ләкин ул кайтмады.

Авыр сугыш елларында әниләре ындырда, кырда көне - төне эшләде.

Беркөнне 1945нче елның октябрь аенда авырып кайтты һәм тиз арада үлеп китте.

Ул елларның авырлыгы хатын - кызлар җилкәсенә төште шул.

Ике бала 78 яшьлек әби кулында дөм ятим калдылар.

Мирфәезнең балачагы онытылмаслык хәсрәт, рәнҗү, бәхетсезлек булып истә калдылар.

Шуңа карамастан күңеле белән әткәен көтте, эзләде.

Моңа кадәр берәү дә, улы да Гали бабабызның кайда һаләк булуын, ятуын белми идек.

Аның табылуына бернинди өмет юк иде.

Балачактан ук аның өй түрендәге фотосурәтенә карап, еш кына уйлана идем : кайда ята соң минем Гали бабам?

Могҗизалар булмый, диләр.

Була икән!

67 ел үткәч, Псков өлкәсененең Кунья районы эзтабарлары Слепнёво волосте территориясендә казу - эзләнү эшләре алып барганда, чокырда ике кызылармеец һәм бер офицер сөякләрен табып алганнар.

Бары тик аларның өчесенең берсендә генә солдат медальоны табыла.

Мәрхүм үзе дә бик зирәк, акыллы булган.

Һәлак булган очракта да үзен табуларын теләгән, күз алдына китереп, язуында төгәл белешмә биргән.

Туган елы : “1909год, красноармеец, адрес семьи : республика Татарстан, район Калининский, сельсовет : Буляк.

Фамилия : Валиев, Имя : Гали, Отчество : Валиевич, Группа крови : 3.

Адрес семьи : Валиева МадинаСугыш елларына күз салсак, вакыйгаларны шулай тасвирлап була : бу юнәлештә фашистларның Смоленск сугышы төркеме “Центр” һөҗүм итә.

Сугыш әзерлексез, көчләр тигезсез, корал - техника юк диярлек дәрәҗәдә була.

1941нче елның августында немец армиясе Великие Луки шәһәрен яулап ала.

Бер - бер артлы бомбардировкалардан соң 186нчы дивизия участогында фронт оборонасын өзә һәм 22нче армия тылына ташлана.

22нче армия составындагы сугышчыларны - Вәлиев Гали Вәли улы да шунда заслонга куелган була.

Самолетлар бертуктаусыз бомбага тота.

Хәрәкәттәге немец армиясен заслонга куелган кыю, батыр сугышчылар тоткарларга һәм тылга үткәрмәскә тиеш була.

Бу тирәдә ике көн буе канлы көрәш бара.

. Бомбалар шартлый, танклар таптап уза, патроннар бетә, тирә - якта һәлак булган сугышчыларның гәүдәләре ауный, ләкин беркем дә чигенми.

Гали Вәлиев тә көрәштәшләре белән соңгы сулышына кадәр сугыша, үзенең бер тамчы канын да кызганмыйча, батырларча күкрәге белән Ватанын саклау өчен үзен корбан итә.

Һәлак булган солдатларны ашык - пошык кына снаряд шартлаган чокырга күмәләр.

Вәлиев Гали гәүдәсе дә шундый бер чокырга әләгә.

Әгәр дә 67 елдан соң бу солдат медальоны табылмаса, бомба чокырына күмелгән батыр ир һаман да билгесез солдат булып калыр иде.

Табылган сугышчыларның сөякләрен күчереп җирләү Бөек Җиңүнең 63 еллыгын билгеләп үткән ямьле май аена туры килде.

(2008) Күчереп җирләү вакытында Мирфәезнең улы Айрат(минем әтием) һәм кызы Фәүзиянең тормыш иптәше (Вәлиев Галинең кияве) Фердинат Газетдинов та катнашты.

Ул аның туган авылы Бүләктән килгән иде.

Очраклы рәвештә түгел, кызылармеец Гали Вәлиевнең оныклары Галиев фамилиясен йөртәләр.

Аларның әтисе Мирфәез үзенә яңа фамилияне бабалары Гали исеменнән алган.

Үлгәннәрне күчереп җирләү Пыньки авылы янындагы туганнар каберлегендә булды.

Татарстаннан килгән кунаклар аларны Ислам дине йолалары буенча күмделәр.

Авыл халкы, укучылар, өлкәннәр, хәрбиләр аларны тиешенчә хөрмәтләделәр.

Каһарманнарга багышлап 3 тапкыр салют аттылар.

Мең ярым чыкрым юл Вәлиев Гали туганнарына киртә булмады.

Мәрхүмнең туганнары Кызыл Армия сугышчыларның сөякләрен күчереп җирләүдә актив катнашты.

Бу урында тагын бер туганнар кабере урнашты.

“Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел.

”.

Nilu2002 1 мар. 2021 г., 05:47:57 | 1 - 4 классы

Мини сочинение на тему добро для меня?

Мини сочинение на тему добро для меня.

Gala42 20 апр. 2021 г., 05:21:33 | 1 - 4 классы

Мини сочинение на тему нефть?

Мини сочинение на тему нефть.

Meiger 9 сент. 2021 г., 17:04:22 | 5 - 9 классы

Мини сочинение на тему доверие?

Мини сочинение на тему доверие.

Ораглонаа 5 окт. 2021 г., 16:18:50 | 5 - 9 классы

Мини - сочинение «Мы люди»?

Мини - сочинение «Мы люди».

IGOT7 25 июн. 2021 г., 07:47:05 | 1 - 4 классы

Мини - сочинение „Что такое добро”?

Мини - сочинение „Что такое добро”.

Ленок911 18 нояб. 2021 г., 05:59:05 | 1 - 4 классы

Мини - сочинение на тему : "Моя мама"?

Мини - сочинение на тему : "Моя мама".

SymbAtAbsultan 9 сент. 2021 г., 23:19:21 | 5 - 9 классы

Искусство вокруг нас - мини сочинение?

Искусство вокруг нас - мини сочинение.

Btrchik34 19 окт. 2021 г., 01:44:50 | 1 - 4 классы

Помогите написать мини сочинение?

Помогите написать мини сочинение.

Vodzianovich 6 окт. 2021 г., 09:20:07 | 1 - 4 классы

Эссе (мини сочинение) "Целеустремнённомсть"?

Эссе (мини сочинение) "Целеустремнённомсть".

Elena3444 19 дек. 2021 г., 20:23:39 | 5 - 9 классы

Напишите пожалуйста сочинение на тему : «Минем миллэтем - минем горурлыгым»?

Напишите пожалуйста сочинение на тему : «Минем миллэтем - минем горурлыгым».

Вы перешли к вопросу “Минем бабам сугышта катнашкан сочинение?. Он относится к категории Другие предметы, для 1 - 4 классов. Здесь размещен ответ по заданным параметрам. Если этот вариант ответа не полностью вас удовлетворяет, то с помощью автоматического умного поиска можно найти другие вопросы по этой же теме, в категории Другие предметы. В случае если ответы на похожие вопросы не раскрывают в полном объеме необходимую информацию, то воспользуйтесь кнопкой в верхней части сайта и сформулируйте свой вопрос иначе. Также на этой странице вы сможете ознакомиться с вариантами ответов пользователей.