Составьте монолог на татарском на тему дружба?

Другие предметы | 10 - 11 классы

Составьте монолог на татарском на тему дружба.

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Jordan1976 1 авг. 2021 г., 23:20:35

Сочинение / Минем дустым

Кош − канаты белән,

Кеше дуслык белән көчле.

Татар халык мәкале.

Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре.

Дуслар һәрвакыт бер - берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык - сөенечлөрен бергә бүлешәләр.

Дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер - берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре.

Ул − теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә.

Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш.

Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый.

"Дуслык таулар күчерә" ди халык.

Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин.

Кайгы - хәсрәтләр, борчу - мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың гына булсын.

Минем иң якын дустым − сыйныфташым Марат.

Безнең дуслык бик гади генә башланды.

Без икебез дә 1 "Б" сыйныфына укырга килдек.

Тәнәфестә таныштык һәм бергә уйный башладык.

Аннан соң Марат безнең өйгә кунакка килде, безнең уртак шөгыльләр табылды ; бергәләп музыка тыңлый башладык, компьютерда уйнадык, бер үк спорт секциясенә язылдык.

Марат − бик әйбәт малай.

Хайваннарны бик ярата.

Ул бик игелекле һәм мәрхәмәтле, ачык йөзле, һәрвакытта да күршеләре белән исәнләшә, кайчакларда күрше әбиләргә чүп түгәргә, яисә кибеттән авыр сумкаларын алып кайтырга булыша.

Безнең сыйныфта Маратны гадел һәм кыю булганы өчен яраталар.

Кайбер балалар безнең дуслыкка көнләшебрәк тә карыйлар.

Мондый дуслыкны адым саен очратып булмый бит.

Без бер - беребезгә укуда да, спортта да гел ярдәм итешәбез.

Мин Мараттан берәр нәрсә турында үтенсәм, ул аны эшли.

Аңа ярдәм кирәк булганда, мин дә шунда ук ярдәм итәргә ашыгам.

Http : / / www.

Insha.

Ru / text / 30

Инша / Чын дуслык

Сыйныфташларым бик яхшы минем.

Аларны чын дус дип атасаң да була.

Дәресләрне аңлама­саң, аңлатып бирәләр.

Авырып китсәң, хәл белергә киләләр, телефоннан шалтыраткалап торалар.

Абыемның да дуслары бар, тик алар минекеләргә охшама­ган, аны гел кирәкмәгән эшләргә әйдәп торалар.

Ул үзе биш­кә генә укый.

Кич җиттеме, бергә йөри торган иптәшләре өй эшләрен күчереп алырга килә.

«Абыең моңа үзе дә гаеп­ле, чын дуслыкның нәрсә икәнлеген аңлап бетерми, аларга зыян гына сала.

Дәресне аңламагач, үзләре хәзерләмәгәч, әлеге сыйныфташлары бик начар укый аның.

Вакытлары күп булгач, яман гадәтләргә дә өйрәнәләр» , — ди әнием.

Минем дуслар андый түгел.

Безнең сыйныфта укуда арт­та калган балалар да юк.

Ярдәмләшеп яшибез.

Бергәләп ял итәбез.

Вазик9 24 янв. 2021 г., 07:13:44 | 10 - 11 классы

Помогите написать сочинение про дружбу на татарском?

Помогите написать сочинение про дружбу на татарском.

2Garin48 27 янв. 2021 г., 12:01:45 | 1 - 4 классы

Составьте рассказ про зайца на татарском языке?

Составьте рассказ про зайца на татарском языке.

Kosheleva765 4 янв. 2021 г., 05:54:50 | 5 - 9 классы

Составьте 4 - 6 предложений на татарском на тему "я свободное время с пользой провожу"?

Составьте 4 - 6 предложений на татарском на тему "я свободное время с пользой провожу".

Ashurov05 19 сент. 2021 г., 09:58:50 | 1 - 4 классы

Монолог на тему что я люблю 5 - 6 строчек?

Монолог на тему что я люблю 5 - 6 строчек.

Maksatmaratov 16 мая 2021 г., 22:03:41 | 5 - 9 классы

Составьте монолог на тему : "Необходима ли семья в наше время"?

Составьте монолог на тему : "Необходима ли семья в наше время".

Хотя бы что - то примерно.

Ксюшка12345678910 10 февр. 2021 г., 20:46:37 | 5 - 9 классы

Составьте монолог на тему "Однажды был такой случай", "Зимнее утро", "Посмотрите на эту картину", "Захожу я как - то в класс"?

Составьте монолог на тему "Однажды был такой случай", "Зимнее утро", "Посмотрите на эту картину", "Захожу я как - то в класс".

Grimm567 6 сент. 2021 г., 01:33:02 | 5 - 9 классы

Сочинение на татарском языке на тему дружба народов?

Сочинение на татарском языке на тему дружба народов.

Sofastream1 21 июл. 2021 г., 13:05:09 | 1 - 4 классы

Что такое дружба на татарском языке помогите 6 - 8 предложений?

Что такое дружба на татарском языке помогите 6 - 8 предложений.

Julj88 11 окт. 2021 г., 04:38:11 | 1 - 4 классы

Сообщение на тему татарская одежда на татарском языке текст чтобы был большой?

Сообщение на тему татарская одежда на татарском языке текст чтобы был большой.

Ненашёл 6 авг. 2021 г., 09:32:36 | 5 - 9 классы

Составить монолог на тему : что такое текст?

Составить монолог на тему : что такое текст?

На этой странице находится ответ на вопрос Составьте монолог на татарском на тему дружба?, из категории Другие предметы, соответствующий программе для 10 - 11 классов. Чтобы посмотреть другие ответы воспользуйтесь «умным поиском»: с помощью ключевых слов подберите похожие вопросы и ответы в категории Другие предметы. Ответ, полностью соответствующий критериям вашего поиска, можно найти с помощью простого интерфейса: нажмите кнопку вверху страницы и сформулируйте вопрос иначе. Обратите внимание на варианты ответов других пользователей, которые можно не только просмотреть, но и прокомментировать.