Другие предметы | 1 - 4 классы
Написать загадки по татарски про светофор , чангы, елдагы айлар срочно.
Загадки на татарском языке с ответами про инсрументы?
Загадки на татарском языке с ответами про инсрументы.
Три загадки на татарском про зайца?
Три загадки на татарском про зайца.
3 загадки на татарском языке с числительными?
3 загадки на татарском языке с числительными.
Загадки про огонь на татарском языке?
Загадки про огонь на татарском языке.
Загадки на татарском про украшения?
Загадки на татарском про украшения.
Загадки на татарском про украшения?
Загадки на татарском про украшения.
Загадки на татарском языке про родину?
Загадки на татарском языке про родину.
Помогите скажите на казахском загадки о светофоре?
Помогите скажите на казахском загадки о светофоре.
Срочно?
Срочно!
Написать письмо светофору светику.
Загадки на татарском языке про природу?
Загадки на татарском языке про природу.
На этой странице сайта размещен вопрос Написать загадки по татарски про светофор , чангы, елдагы айлар срочно? из категории Другие предметы с правильным ответом на него. Уровень сложности вопроса соответствует знаниям учеников 1 - 4 классов. Здесь же находятся ответы по заданному поиску, которые вы найдете с помощью автоматической системы. Одновременно с ответом на ваш вопрос показаны другие, похожие варианты по заданной теме. На этой странице можно обсудить все варианты ответов с другими пользователями сайта и получить от них наиболее полную подсказку.
Аң - белем, әдәбият, уку - язу, хат - хәбәрләшү * Акыллыга да әйттем −
Уйлады да белде ;
Акылсызга да әйттем −
Тыңлады да көлде.
(Табышмак) * Югалткан әйберең түгел, −
Эзләмичә тапмыйсың.
(Табышмак) * Әйткәч, беләсегез килә,
Белгәч, көләсегез килә.
(Табышмак) * Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.
(Мәкаль) * Моны миңа сөйләде Алдар,
Әгәр сиңа очраса,
Ул сине дә алдар ;
Болар барсы да ялган,
Ялган булса да,
Ак кәгазьгә язылган.
(Әкият) * Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
(Акыл) * Аршынлы түгел, потлы түгел,
Һәркемдә бар.
(Акыл) * Бер байлык бар − янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.
(Белем) * Акыллы чәчә барыр,
Акылсыз җыя барыр.
(Белем) * Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
Нәрсә бар дөньяда?
(Тел) * Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.
(Мәктәп) * Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән.
(Китап) * Кабат - кабат катлама,
Акылың булса ташлама.
(Китап) * Теле юк − үзе аңлата.
(Китап) * Анда бар да бар.
(Китап) * Өнсез, җансыз − иң якын дус.
(Китап) * Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
(Китап) * Ак җир, кара тап,
Нәрсә булыр, уйлап тап.
(Китап) * Ак ялан, кара сукмак, −
Йөри белгән эз табар.
(Китап) * Ача да яба, ача да яба,
Җавабын зирәк таба.
(Китап) * Киштә башында төпле төргәк,
Аңа һәр өйдә хөрмәт,
Һәркемгә дә иң кирәк.
(Китап) * Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.
(Язу, уку) * Җирлеге ак, орлыгы кара,
Җимеше ни булыр?
−
Тикшереп кара.
(Кәгазь, юзу, уку) * Кәкре - бөкре сызылган,
Хәрефләре сыгылган,
Асты бар, өсте бар,
Тырма кебек теше бар.
(Язу) * Аш ашамас,
Кара су эчәр,
Дөньяда кош кебек очар,
Күңелләргә нур чәчәр.
(Язу) * Җир өстендә күп кешеләр
Кар өстенә кара солы чәчәләр.
(Язу) * Бишәү чәчә, берәү жыя.
(Язу, уку) * Иген чәчте биш малай,
Урдылар ике агай.
(Язу, уку) * Кул белән чәчәсең,
Күз белән җыясың.
(Язу, уку) * Җире ак, орлыгы кара,
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.
(Кәгазь, язу, уку) * Ак ялан,
Ак яланда эз калган,
Эз өстендә күз калган.
(Кәгазь, язу, уку) * Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.
(Каләм) * Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына.
(Каләм) * Кәгазь өстен карайта,
Дөнья йөзен агарта.
(Каләм) * Үзе бер карыш,
Теле мең карыш.
(Каләм) * Үзе йөзә − чылбыр тезә.
(Каләм) * Авызы бер, теле ике, җаны юк.
Сөйләгән сүзенең һич саны юк.
(Каләм) * Менә табышмак, уйлап кара :
Суы тәмсез, йөзе кара,
Чиләгенең төбе юк,
Файдасының чиге юк.
(Кара һәм кара савыты) * Кара кыр буйлап ак куян чаба.
(Кара такта, акбур) * Бер чыгарып җибәрсәң,
Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
(Сүз) * Әйтермен − миннән китәр,
Тыңламасаң − синнән китәр.
(Сүз) * Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы.
(Ялгансүз) * Диңгезе бар, суы юк,
Каласы бар, халкы юк,
Урманы бар, агачы юк.
(Карта) * Шәһәрләр − йортсыз,
Диңгезләр − сусыз.
(География картасы) * Ямавы бар, җөе юк,
Каласы бар, өе юк.
(Карта) * Бабай бүреге йөз ямау.
(Глобус) * Аягы юк − китәр,
Җибәргән җиргә җитәр,
Кушкан йомышны үтәр.
(Хат) * Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә,
Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия.
(Хат) * Дүрт почмаклы келәтем, −
Аккошым бар эчендә ;
Кеше алыр дип кайгым юк, −
Тамгасы бар түшендә.
(Хат) * Кабат - кабат,
Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат,
Мин торам аны санап,
Көн дә кими бер канат.
(Календарь) * Күңелсезгә − юаныч,
Күңеллегә − куаныч.
(Җыр)
II бүлек.
Табигать күренешләре, ел фасыллары * Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган.
(Кояш) * Ул булса, көн була.
Ул булмаса, төн була.
(Кояш) * Лампа түгел − яктырта,
Мич түгел − җылыта.
(Кояш) * Тау башында җәүһәр таш,
Аңа туры караган кешенең күзе яшь,
Аны тапкан кешегә йөз егерме яшь.
(Кояш) * Егет егетлеген итә,
Елмаеп боз эретә.
(Кояш) * Зур палас,
Төбендә − йомры калач.
(Күк, ай) * Нәрсә төнне яктырта,
Нәрсә яна − яндырмый?
(Кояш, ай) * Иртән чыга,
Кичен югала,
Аның урынына
Энесе кала.
(Кояш, ай) * Алтын китте, көмеш килде.
(Кояш, ай) * Өй өстеңдә ярты күмәч.
(Ай) * Үзе урак, үзенең теше юк.
(Ай) * Өй артында − ак калач.
(Ай) * Төнлә калка, көндез ята.
(Ай) * Мич тулы пәрәмәч,
Уртасында − бер калач.
(Ай, йолдызлар) * Мең шырпыга бер лампа.
(Ай) * Ярты телем ипи
Бөтен дөньяга җиткән.
(Ай) * Бер көтүче мең сарык көтә.
(Ай, йолдызлар) * Бер атасы, бер анасы,
Ничә йөз мең баласы.
(Кояш, ай һәм йолдызлар) * Атамның бер туны бар.
Ябынып булмый ;
Эче тулы ак энҗе,
Санап булмый.
(Күк һәм йолдызлар) * Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.
(Йолдыз) * Актыр үзе, югары,
Җем - җем итеп ул тора ;
Бүген таңда килмәсәң.
Китәмен дип утыра.
(Йолдыз) * Өй түбәмдә − җиз кадак.
(Йолдыз).