Пожалуйста отправте отрывок абугалисина из эдэбият 6 класс?

Другие предметы | 5 - 9 классы

Пожалуйста отправте отрывок абугалисина из эдэбият 6 класс.

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Maxsim100200300 29 дек. 2021 г., 10:48:31

Әбугалисина - борынгы заманнарда Урта Азиядә яшәгән зур гакыл иясе, табиб, философ, шагыйрь.

Тулы исеме - Әбү Гали Хөсәен ибн Габдулла ибн Гали ибн Сина.

Ул Бохарадан ерак булмаган Әфшәнә авылында 980 нче елда дөньяга килгән.

Кечкенәдән бик зирәк, җитди булган.

15 яшенә инде ул математика, астрономия, дини тәгълимат, философия, мантыйк (логика) фәннәрен үзләштергән үсмер була.

Үзлегеннән медицина серләрен өйрәнә.

Бервакыт Бохара әмире Нух ибн Мансур авырып китә, һәм инде танылырга өлгергән Ибн Синаны сарайга чакыртып алалар.

Ул әмирне савыктыра.

Рәхмәт йөзеннән хөкемдар яшь галимгә сарайдагы атаклы китапханәдән файдалану хокукы бирә.

Соңыннан Әбугалисина үзенең шәкерте Йөзҗанга болай дип сөйли : - Мин бу китапханәдә үзем моңарчы белмәгән һәм моннан соң да беркайда да очратмаган китапларга юлыктым.

Аларны укып чыктым һәм миңа һәр галимнең үз өлкәсен тотарга тиешле урыны мәгълүм булды.

Белемнең, гыйлемнең шундый тирәнлекләре ачылды ки, мини аларны әүвәлрәк башыма да китермәгән идем.

Бохараны төрекләр басып алгач, Саманидлар дәүләте җимерелә, солтан Мәхмүт ибн Сина Харәзмнең башкаласы Үргәнечкә качып китә.

Шәһәр башлыгы Гали ибн Мамун галимнәрне, сәнгать әһелләрен үтә ихтирам итә.

Монда оешкан фәнни - әдәби җәмгыятьне соңыннан тарихчылар "Мамун академиясе" дип исемли.

Иҗатка зур мөмкинлекләр бирелгән шушы шартларда олуг шәхесебез биш ел эшли.

Биредә ул исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм зур галимнәр, табиблар белән аралаша, хезмәттәшлек итә, "Табиблык фәне нигезләре" дигән гаять зур, атаклы, аны үлемсез иткән төп хезмәтенең зур өлешен иҗат итә.

Харәзмне басып алгач, солтан Мәхмүт Газнави Ибн Синаны үз сараена чакырта, әмма галим каршы килә.

Шуннан соң эзәрлекләүләр башлана, табиб качып китәргә мәҗбүр була.

Шуннан соңгы калган гомере хәзерге Иран территориясенә кергән төрле шәһәрләрдә үтә.

1007 нче елда Хорәсәндә, аннары борынгы Хамаданда яши.

Башта сарай табибы була, аннары әмир аны вәзир итеп куя.

Әмма гаскәрләрдә Ибн Сина үткәргән үзгәрешләр кайберәүләргә ошамый, һәм әмир аны вәзирлектән алырга мәҗбүр була.

Бераздан Шәмс, тирә - юнендәгеләрнең мәкерле хәйләсен сизенеп, танылган галимне тагын вәзир итеп куя.

Үзе казнасын яңа табыш белән баету максаты белән яуга чыгып китә.

Юлда кинәт вафат була.

Гаскәр, мәрхүм әмирне күтәреп, кире әйләнеп кайта.

Сарайда тәхет өчен көрәш башлана.

Галимнең дошманнары да теш - тырнак күрсәтә башлыйлар.

Үз башына җиткәннәрен көтеп тормастан, Ибн Сина әмир Ала уд - Даул хакимлек иткән Исфаһан шәһәренә күчеп китәргә план кора.

Аның Исфаһанга язган хатын кулга төшерәләр һәм Фәрдиҗан замогына ябып та куялар.

Галимнең бәхетенә каршы, сак башлыгы кайчандыр үзе анда дәваланган кеше булып чыга.

Ул төрмәдә өлешчә иркелек ала : берничә китап язуга ирешә.

Дүрт айдан соң, Исфаһан хакиме гаскәрләре Хамаданны ала.

Ибн Сина төрмәдән азат ителә, әмма власть башында һаман да табибны төрмәгә яптырган кеше кала.

Ибн Сина, аның туганы һәм бер шәкерте, суфиларның кара киемнәрен киеп, Исфаһанга кача.

Биредә табибны тантаналы төстә каршы алалар, аны тәбрикләргә әмир Ала уд - Даул үзе чыга.

Ибн Синага "бөтен галимнәрнең башлыгы" дигән исем бирелә.

Исфаһанда галим өчен бөтен шартлар тудырыла.

Ул биредә "Табиблык фәне нигезләре"н язып бетерә, "Даниш - намә" ("Белемнәр китабы") дигән энциклопедия төзи.

Аны рәсми гарәп телендә түгел, ә гади халык телендә яза.

Яңа, тагын да төгәл календарь төзи.

Моның өчен осталар галим сызып биргән сызымнар буенча төгәл астрономия приборлары ясыйлар.

Әмма танылган затның бу бәхете озакка бармый.

Әмир Ала уд - Даул чираттагы яуга чыга һәм галимне дә үз янына чакырып хәбәр җибәрә.

Ибн Сина әмирне Хамадан юлында куып җитә һәм үзе дә сырхаулап китә.

Ашказаны бик каты авырта башлый.

Үзе билгеләгән дәва аның хәлен җиңеләйтә, әмма дару ясаучы им - томчы катнашманың составын бутый.

Галимнең хәле кинәт авырая.

Ул үлеменә әзерләнә : дарулар эчүдән туктый, барлык мал - мөлкәтен ярлыларга өләшә, ә хезмәтчеләренә ирек бирә.

Гасырлар тирәнлегеннән аның үлем алдыннан әйткән сүзләре безгә килеп җиткән : Кара көлдән алып күк җисемнәренә кадәр, Гамәл һәм сүзләрнең мин хикмәтен аңладым.

Мәкерләрдән мин качтым, бөтен төеннәрне чиштем, Тик үлем төенен мин чишә алмадым.

Rishiksardaryan 30 апр. 2021 г., 03:17:16 | 5 - 9 классы

Я понимаю это не вопрос по предмету, но помогите пожалуйста?

Я понимаю это не вопрос по предмету, но помогите пожалуйста.

С фотографируйте пожалуйста, бутулку или банку кока - колы и отправте фото пожалуйста.

MaximysI 6 февр. 2021 г., 04:21:51 | 1 - 4 классы

Записать отрывок басни Крылова о музыке?

Записать отрывок басни Крылова о музыке.

Мико26 15 февр. 2021 г., 16:51:31 | 1 - 4 классы

НАЙДИ ЭПИТЕТЫ В СТИХОТВОРЕНИИ ОТРЫВОК СРОЧНО ОТВЕТЬТЕ ПОЖАЛУЙСТА?

НАЙДИ ЭПИТЕТЫ В СТИХОТВОРЕНИИ ОТРЫВОК СРОЧНО ОТВЕТЬТЕ ПОЖАЛУЙСТА.

Daisy73 2 мая 2021 г., 04:09:09 | 5 - 9 классы

Абугалисина Каюм Насыйри на татарском с переводом на русский пожалуйста дам 40 баллов?

Абугалисина Каюм Насыйри на татарском с переводом на русский пожалуйста дам 40 баллов.

Или хотя бы на татарском.

ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК!

В ИНТЕРНЕТЕ НАЙТИ НЕ МОГУ!

Amingalaew 7 мая 2021 г., 02:42:16 | 5 - 9 классы

Ребята выручайте?

Ребята выручайте.

Не могу найти стих на казахском.

Отправте пожалуйста.

Алиямалия 18 мар. 2021 г., 01:35:40 | 1 - 4 классы

Помогите?

Помогите!

Мне надо найти отрывок из рассказы Денираззка рассказы.

(большые буквы это отрывок)

Я ПРОСТО НЕ ЗНАЛ, ЧТО ДЕЛАТЬ?

ГДЕ ЗВОНОК?

ОН ЖЕ ТОЛЬКО ЩАС БЫЛ ОН ЖЕ НЕ МОГ УБЕЖАТЬ?

Idarkiiwolfi 26 февр. 2021 г., 07:39:20 | 1 - 4 классы

В литературе казахского языка есть сих он называется Оюлар?

В литературе казахского языка есть сих он называется Оюлар.

Сфоткаите и отправте мне.

Гуля178 22 авг. 2021 г., 16:45:22 | 1 - 4 классы

Почитай отрывок из книги акамедия вежливых наук?

Почитай отрывок из книги акамедия вежливых наук.

Закончи текст выводом.

Есения02 23 окт. 2021 г., 00:09:44 | 1 - 4 классы

Напишите пожалуйста самый ЯРКИЙ отрывок из произведения И?

Напишите пожалуйста самый ЯРКИЙ отрывок из произведения И.

С. Тургенева "МУМУ" (7 баллов.

).

Людмила895 28 дек. 2021 г., 03:34:26 | 5 - 9 классы

Помогите решить?

Помогите решить.

Если вы это сделали отправте фотографией.

На странице вопроса Пожалуйста отправте отрывок абугалисина из эдэбият 6 класс? из категории Другие предметы вы найдете ответ для уровня учащихся 5 - 9 классов. Если полученный ответ не устраивает и нужно расшить круг поиска, используйте удобную поисковую систему сайта. Можно также ознакомиться с похожими вопросами и ответами других пользователей в этой же категории или создать новый вопрос. Возможно, вам будет полезной информация, оставленная пользователями в комментариях, где можно обсудить тему с помощью обратной связи.