5пословиц на татарском языке с ПЕРЕВОДОМ О ДОБРЕ ПОЖАЛУЙСТА?

Другие предметы | 5 - 9 классы

5пословиц на татарском языке с ПЕРЕВОДОМ О ДОБРЕ ПОЖАЛУЙСТА.

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Graygrinenko 12 дек. 2021 г., 23:49:57

12307.

Яхшы атның йөреше тигез, яхшы кешенең холкы тигез.

12308.

Яхшы атның тешен карама, яхшы кешенең яшен сорама.

12309.

Яхшы — аш өстенә, яман — сүз өстенә.

12310.

Яхшы белән сөйләшсәң, балга шикәр каткандай ; яман белән сөйләшсәң, эткә сөяк аткандай.

12311.

Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр ; яман белән юлдаш булсаң, башың бетәр.

12312.

Яхшы белән юлдаш булсаң, җигәрсең син моратка ; яман белән юлдаш булсаң, калырсың син оятка.

12313.

Яхшы белән яман арасы — җир белән күк арасы.

12314.

Яхшы булсаң, даның чыгар ; яман булсаң, җаның чыгар.

12315.

Яхшы булсаң сөярләр, яман булсаң төярләр.

12316.

Яхшы булсаң, якын күп.

12317.

Яхшы кеше ай белән көндәй : яхшылыгы һәркемгә бердәй.

12318.

Яхшы кеше дип йөрерсең, эшең төшсә белерсең.

12319.

Яхшы кеше — көмеш кашык, яман кеше — китек кашык.

12320.

Яхшы кеше — муенса кашы, яман кеше — мунча ташы.

12321.

Яхшы кеше табып сөйләр, начар кеше кабып сөйләр.

12322.

Яхшы кешенең акылы сөйләгәндә килә, яманның акылы соңыннан килә.

12323.

Яхшы кешенең сүзе татлы, яманның җаны татлы.

12324.

Яхшы кешенең эче белән тышы бердәй була.

12325.

Яхшы кешенең эчендә яман нәрсә тормый.

12326.

Яхшы килер һәр гәпкә, яман килмәс бер гәпкә.

12327.

Яхшы күңелленең аты армый, туны тузмый.

12328.

Яхшы мәелле ашка, яман мәелле орышка.

12329.

Яхшы нәрсәне төштә күрү дә яхшы.

12330.

Яхшы төзеп куаныр, яман бозып куаныр.

12331.

Яхшы эшнең башы бул, яман эшнең койрыгы да булма.

12332.

Яхшы юлга күндерер, яман юлдан түндерер.

12333.

Яхшы юлыннан барсаң, яхшы булырсың.

12334.

Яхшы әдәм — илнең ырысы, яхшы сүз — җанның тынычы.

12335.

Яхшы үгет кермәсә дә, яман үгет керер.

12336.

Яхшы җыяр, яман җуяр.

12337.

Яхшыга ефәк ябышыр, яманга — тигәнәк.

12338.

Яхшыга ияр, яманны тибәр.

12339.

Яхшыга ияргән — чәчәккә, яманга ияргән — тозакка.

12340.

Яхшыга ияргән ярпайган, яманга ияргән картайган.

12341.

Яхшыга иярсәң — бизәккә, яманга иярсәң — тизәккә.

12342.

Яхшыга көн юк, яманга үлем юк.

12343.

Яхшыга тиң юк, яманга им юк.

12344.

Яхшыга яраш, яманнан кач.

12345.

Яхшыдан вафа, яманнан җәфа.

12346.

Яхшыдан эш кала, яманнан үч кала.

12347.

Яхшыдан өйрән, яманнан җирән.

12348.

Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.

12349.

Яхшыларын бүреккә, начарларын чүбеккә.

12350.

Яхшылык агач башында, яманлык аяк астында.

12351.

Яхшылык дәүләт арттырыр, яманлык михнәт арттырыр.

12352.

Яхшылык зая китмәс, яманлык файда итмәс.

12353.

Яхшылык ит, каршысына яхшылык көтмә.

12354.

Яхшылык ит тә мәңгегә оныт.

12355.

Яхшылык итсәң, юлда калмас.

12356.

Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр.

12357.

Яхшылык итәргә кулыңнан килмәсә, усаллык итмә : бу да бер яхшылык.

12358.

Яхшылык кыл, дәрьяга сал : балык белмәсә, халыйк белер.

12359.

Яхшылык кылган аш җыйган, яманлык кылган таш җыйган.

12360.

Яхшылык күзгә күренми, яманлык күмеп куелмый.

12361.

Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит.

12362.

Яхшылык ташны да эретә.

12363.

Яхшылык эшләгәнеңне үзең әйтеп белдермә.

12364.

Яхшылык яманлыкның калканы.

12365.

Яхшылык җирдә ятмас, яманлык суда батмас.

12366.

Яхшылыкка — яхшылык, яманлыкка — яманлык.

12367.

Яхшылыкка яхшылык — һәр кешенең эше, имеш ; яманлыкка яхшылык ир кешенең эше, имеш.

12368.

Яхшылыкка өйрәнергә өч ел кирәк, яманлыкка — өч сәгать тә җитә.

12369.

Яхшылыкка җан корбан.

12370.

Яхшылыкны бире әйт, яманлыкны ары әйт.

12371.

Яхшылыкны кылып диңгезгә ташласаң да кайтыр.

12372.

Яхшылыкны онытма, яманлыкны исеңдә тотма.

12373.

Яхшылыкны таудан ашыр, яманлыкны аяк астына яшер.

12374.

Яхшылыкны хайван да онытмый.

12375.

Яхшылыкның кадерен белмәгән кешедән ерак булу яхшы.

12376.

Яхшылыкның хакы чыга.

12377.

Яхшылыкның юлы җиде.

12378.

Яхшыны күреп фикер ит, яманны күреп шөкер ит.

12379.

Яхшыны мактасаң ярашыр, яманны мактасаң адашыр.

Tomi2345 2 февр. 2021 г., 07:23:12 | 5 - 9 классы

Татарский языкКто нибудь знает перевод этих пословиц на русском языке?

Татарский язык

Кто нибудь знает перевод этих пословиц на русском языке?

Заранее спасибо).

Bosler1984 3 мар. 2021 г., 20:44:28 | 10 - 11 классы

СРЧНООО 5 пословиц на татарском языке про родной край с переводом?

СРЧНООО 5 пословиц на татарском языке про родной край с переводом.

Tedeevgamer 13 июл. 2021 г., 21:34:41 | 5 - 9 классы

Напишите пожалуйста 3 пословицы про глаз на татарском языке?

Напишите пожалуйста 3 пословицы про глаз на татарском языке.

Спасибо.

Gulnarakaramurzina 25 мар. 2021 г., 01:42:24 | 5 - 9 классы

Пословицы на татарском языке со словом язык?

Пословицы на татарском языке со словом язык.

Ladydasha53 3 апр. 2021 г., 04:11:54 | 5 - 9 классы

Напишите пожалуйста пословицы на татарском языке про счастье(6 пословиц)?

Напишите пожалуйста пословицы на татарском языке про счастье(6 пословиц).

GoLD123451 31 мар. 2021 г., 00:20:19 | 5 - 9 классы

Пословицы на татарском языке про весну(срочно пожалуйста)?

Пословицы на татарском языке про весну

(срочно пожалуйста).

Ksenechkaru89 23 окт. 2021 г., 10:55:36 | 5 - 9 классы

5 пословиц на татарском языке о родном языке?

5 пословиц на татарском языке о родном языке.

Kushnir85 12 июн. 2021 г., 09:22:11 | 5 - 9 классы

Поговорки на татарском языке с переводом, пожалуйста срочно?

Поговорки на татарском языке с переводом, пожалуйста срочно!

= (.

Ариночка2200 5 мая 2021 г., 19:50:17 | 5 - 9 классы

Подскажите пожалуйста 5 пословиц про книгу на татарском языке, со значением(тоже на татарском)СРОЧНО?

Подскажите пожалуйста 5 пословиц про книгу на татарском языке, со значением(тоже на татарском)СРОЧНО!

Julia230915 16 нояб. 2021 г., 11:49:49 | 5 - 9 классы

Татарский язык?

Татарский язык!

Нужно 5 пословиц про РОДНОЙ ЯЗЫК НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ.

На этой странице сайта, в категории Другие предметы размещен ответ на вопрос 5пословиц на татарском языке с ПЕРЕВОДОМ О ДОБРЕ ПОЖАЛУЙСТА?. По уровню сложности вопрос рассчитан на учащихся 5 - 9 классов. Чтобы получить дополнительную информацию по интересующей теме, воспользуйтесь автоматическим поиском в этой же категории, чтобы ознакомиться с ответами на похожие вопросы. В верхней части страницы расположена кнопка, с помощью которой можно сформулировать новый вопрос, который наиболее полно отвечает критериям поиска. Удобный интерфейс позволяет обсудить интересующую тему с посетителями в комментариях.