Сочинение на тему Азнакай чишмэлэре на татарском?

Другие предметы | 5 - 9 классы

Сочинение на тему Азнакай чишмэлэре на татарском.

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Yulchik1981 12 мая 2022 г., 08:44:25

ЧИШМӘ - ТАБИГАТЬ КҮРКЕ Элек - электән сусыз җиргә берәү дә килеп утырмаган.

Торак урыннарны, шәһәрләрне, авылларны елга, күл, чишмә буйларына төзи торган булганнар.

Чөнки – су яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк.

Борынгы кешеләр чишмә, кое, диңгез, елга, күл, буа, кебек су чыганакларына табынганнар.

Аларны изге әйберләр дип исәпләгәннәр.

"Чишмәне пычратма, кулыңны чуан басар”, – дигәннәр борынгылар.

Чишмә – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе.

Гадел, киң күңелле, эчкерсез кешеләрне чишмә суының сафлыгына тиңлиләр.

Чишмә суы тылсымлы көчкә ия, шуңа күрә борынгыдан изге чишмәләр, шифа чишмәләре турында легендалар, мифлар яши, җырлар, шигырьләр чыгаралар.

Ул минераль тозларга бай.

Чишмә суы – авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва.

Соңгы елларда сулыкларны, бигрәк тә чишмәләрне төзекләндерүгә, тәртипкә кертүгә игътибар артты.

Авыл картлары белән бергә яшьләр дә чишмәләрне чистарту, саклауда башлап йөриләр.

Мәктәпләрдә экологик отрядлар эшли.

Бу – табигатькә сакчыл караш арта бару билгесе.

Әниемнең туган ягында да чишмәләр бик күп.

Бу төбәкнең матур табигате, саф күңелле, эчкерсез һәм гади кешеләре мине үзенә тарта.

Авылга килеп кергәнче, һәркемнең игътибарын җәлеп итеп, авыл халкын һәм юлчыларны тәмле суыннан авыз итәргә чакырып, челтер - челтер чишмә агып утыра.

Торбалар аша бик күптәннән авыл урамнарына су кертелгән булганга, авыл халкы чишмәгә суга бармый, бары тик авыл башында яшәүче өлкән яшьтәге апалар гына, көянтәләрен иңнәренә асып, чишмәгә сирәк - мирәк кенә суга йөриләр.

Авылга килен булып төшкән яшь кәләшләргә чишмә юлын күрсәтү йоласы да онытылып бара.

Ләкин авыл халкы чишмә буен бервакытта да пычратмый, чишмә улакларын чистартып, яңартып тора.

Сабантуй вакытларында чишмә буе кайткан кунаклар, авыл кешеләре белән тула.

Ярышларда катнашучылар һәм бәйрәмне караучылар – барысы да чишмә суын татып карамыйча калмый.

Чишмә тавында сабантуйлар төн уртасына кадәр дәвам итә.

Анда чишмә җырын тыңлап, җаныңны сафландырасың ; тирә - якка күз ташлап, кабатланмас табигать матурлыгы белән хозурланасың ; шифалы һәм татлы суын эчеп, тәнеңә сихәт аласың.

Чишмәләр кешегә тормыш алып барыр өчен генә кирәк түгел.

Алар – рухи көч, дәрт чыганагы да.

Чишмәләр гомер - гомергә шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар өчен илһам чишмәсе булып хезмәт иткән.

Чишмә – сәламәтлек нигезе.

Читкә китеп гомер уздырган кешеләрнең олыгаеп, тән - сөякләре, кан тамырлары таушалып тузгач : "Үз чишмәмнең суын эчсәм, тәнем сихәтләнер”, – дип ерактан йөрәк авазларын салуы бер дә гаҗәп түгел.

Без дә үзебезнең чишмәләребездән аерылмасак иде.

Судан башка тереклек юк, ул безгә һава кебек кирәк.

Әнә шул тереклек суын Шәрык илләренең бик күбесендә үлчәп, җан башына исәпләп тоталар.

Гап - гади суны кайбер илләрдә сатып та торалар.

Шулар турында укыгач, чит илләргә барып күргәч, үзебезнең туган ягыбызда челтерәп аккан чишмәләрнең гасырлар буена никадәр игелекле эш башкаруларын ; кешеләргә никадәр сәламәтлек алып килеп, гасырлар буена шифаханә, даруханә хезмәтен үтәгәннәрен аңлыйсың.

Безнең табигатебез бай, ләкин табигый байлыкларыбыз чиксез түгел.

Соңгы елларда сулыкларның пычрануы, ярларыбызның җимерелүе, чишмә башларыбызның томалануы күңелне борчый.

Мохитне берөзлексез пычратып тору экологик халәтнең бозылуына, табигатьнең зарарлануына китерә.

Кеше үз эшчәнлеге белән үк Җир йөзендәге бар тереклекне, шул исәптән үзен дә юкка чыгарырга мөмкин.

Без бу турыда бик яхшы беләбез һәм онытырга хакыбыз юк.

Табигатьне саклау – безнең изге бурычыбыз.

Валера59ирк 19 янв. 2022 г., 17:52:57 | 1 - 4 классы

Сочинение о лете на татарском языке?

Сочинение о лете на татарском языке.

97таня97 24 февр. 2022 г., 12:33:51 | 5 - 9 классы

Сделайте, пожалуйста, сочинение на татарском языке на тему : Мин авылда?

Сделайте, пожалуйста, сочинение на татарском языке на тему : Мин авылда.

Flipp4 23 февр. 2022 г., 11:14:04 | 5 - 9 классы

Помогите пожалуйста?

Помогите пожалуйста!

Нужно написать сочинение на татарском языке на тему "как я провёл лето".

Fvbnm14 21 мар. 2022 г., 13:34:38 | 5 - 9 классы

Сочинение на тему как прошёл 1 сентября на татарском языке?

Сочинение на тему как прошёл 1 сентября на татарском языке.

Пожалуйста помогите.

Зарание спасибо.

Tomiris655 6 апр. 2022 г., 11:31:42 | 5 - 9 классы

Сочинение на 35 баллов?

Сочинение на 35 баллов.

Помогите пожалуйста.

Сочинение на тему"Моя комната" на татарском языке!

НаркотикМ 11 мар. 2022 г., 15:17:23 | 5 - 9 классы

Диалог на татарском тема татарские праздникик)Помогите пожалуйста?

Диалог на татарском тема татарские праздникик)Помогите пожалуйста.

Konnova2004 20 мая 2022 г., 06:28:28 | 5 - 9 классы

Сочинение на тему : "Идегэй Дастаны"?

Сочинение на тему : "Идегэй Дастаны".

Помогите срочно!

(На татарском).

Ленка03 6 апр. 2022 г., 16:02:57 | 5 - 9 классы

Сочинение на тему : Книга друг и советчик на татарском?

Сочинение на тему : Книга друг и советчик на татарском.

569692 2 февр. 2022 г., 21:43:18 | 1 - 4 классы

Много читаешь, много знаешь сочинение на татарском?

Много читаешь, много знаешь сочинение на татарском.

Bonnifazberr 4 апр. 2022 г., 16:32:37 | 5 - 9 классы

Сочинение по татарскому про хлеб?

Сочинение по татарскому про хлеб.

Перед вами страница с вопросом Сочинение на тему Азнакай чишмэлэре на татарском?, который относится к категории Другие предметы. Уровень сложности соответствует учебной программе для учащихся 5 - 9 классов. Здесь вы найдете не только правильный ответ, но и сможете ознакомиться с вариантами пользователей, а также обсудить тему и выбрать подходящую версию. Если среди найденных ответов не окажется варианта, полностью раскрывающего тему, воспользуйтесь «умным поиском», который откроет все похожие ответы, или создайте собственный вопрос, нажав кнопку в верхней части страницы.