Биография Ахата Гаффарова на татарском?

Другие предметы | 1 - 4 классы

Биография Ахата Гаффарова на татарском.

СРОЧНО)).

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Figulonok17 2 мая 2021 г., 01:30:24

Абдулла Алиш — Муса Җәлилнең көрәштәш дусты, ба­тыр йөрәкле солдат — әсирлектә дә үзенең кешелекле табигате белән мәгьлүм шәхес.

Ул — татар әдәбиятында балалар дөньясын киң сурәтли алган, нәни дусларының күңеленә ке­рерлек әсәрләр калдырган язучы.

Балалар күңеленә тиз ач­кыч тапкан Абдулла Алиш, аларны очраткан саен серле әки­ятләр сөйләп, тәесирләнүчән яш күңелләрне матурлык дөнья­сына алып керә, белемгә, китап укырга дәртләндерә.

Юкка гына түгел, атаклы рәссамнар Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов, язучы Җәвад Тәрҗемановлар, үзләренең сөекле укыту­чылары итеп, Алишны сагынып искә алалар иде.

Абдулла Алиш 1908 елның сентябрендә Куйбышев рай­оны (хәзерге Спас) Көек авылында туган.

Аның туган ягы матур табигәт кочагы, үзенең иркен болыннары, көзгедәй ялтырап яткан күлләре, шаулы урманнары белән әдипнең зәвыгы һәм нечкә хисләре формалашуда эзсез калмаган, бил­геле.

Китап дөньясына ул бик кечкенәдән тартыла.

Гаилә дә шуңа этәргән булса кирәк : әтисе Габделбари агай улына бе­ренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана Газизә апа, үзе бәетләр, шигерләр язып, нәни Абдулланы иҗатка рухландыра.

Абдулла Янбакты мәдрәсәсендә генә укып кал­мый, 1923—1927 елларда Спас шәһәрендәге рус мәктәбендә белем ала, аның беренче шигерләре шунда языла.

1927 елдан Казанга килеп, җир төзелеше техникумын тәмамласа да, Абдулла әдәбиятка, язу эшенә тартыла, бала­лар журналында («Ялкын» ) аның әкиятләре, очерклары дөнья­га чыга.

Чыннан да, А.

Алиш әкият остасы булып танылып китә (егерме бишләп әкиятнең авторы ул) : «Сертотмас үрдәк» , «Нечкәбил» , «Куян кызы» , «Койрыклар» , «Мактанчык чып­чык белән тыйнак сыерчык» һәм тагын башка күп кенә әкият­ләр иҗат итә.

Бу әкиятләр бала күңелен нечкә сиземләп, аларны сөендерерлек һәм урыны белән көендерерлек итеп язылу­лары белән күркәм.

Язучының балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре дә («Бозлар акканда» , «Тур­гайлар очканда» , «Отряд умартасы» , «Кадерле бүләк» , «Бе­ренче дәрес» һ.

Б. ) төрледән - төрле вакыйгалары белән яратып укыла, укучы күңелен кузгатып җибәрә.

1941 елда, фашистик Германия белән сугыш башлангач, А.

Алиш фронтка китә.

Каты сугышларда чолганышта ка­лып, әсир төшә.

Седльтсе лагеренда күмәк качу оештыру ту­рында уйлый башлый.

Концлагерьларның берсендә Муса Җәлил белән очрашкач, аның планнары үзгәрә.

Ул Җәлил җитәкләгән яшерен оешмага керә һәм фашистларга каршы көрәш башлап җибәрә.

Әмма бу дәһшәтле көрәш — зур ба­тырлык, гомереңне сораучы соңгы көрәш.

«Ничек килер үлем» шигыре солдат йөрәгенең паклеген, килер фаҗиганең ачык­лыгын бер дә шөбһәсез күз алдына китерә : Күпме кәгәз языла безнең хакта,

Бәлки, кабат аны укырлар,

Иптәше өчен кеше корбан була,

Шундый инде безнең гасырлар.

Кереш белән тудык, көрәш белән

Керәбез дә, ахры, кабергә.

Язган икән соңгы сулышыбызны

Илебез бәхете чен бирергә.

«Без Берлин төрмәсендә ярты ел утырдык, — дип яза ул үзенең бер хатында.

— Килдем, көрәштем, киттем.

Күрәсең, безнең язмышлар шулайдыр инде.

Без соңгы сулышыбызга кадәр үз халкыбызга турылыклы булып калабыз.

» . Мәгьлүм ки, А.

Алиш туган илгә әйләнеп кайта алмады.

1944 елның августында аны фашистлар, Җәлил белән бергә, җәзалап үтерәләр.

Тоткыннар янына кереп йөргән Юрытко атакай алар - ның, үлемгә хөкем ителгәч тә, үзләрен тыныч тотуын сокла­нып искә ала.

Соңгы сулышларында да Корьәнгә кулларын куеп, моңлы татар җыры җырлап саубуллашулары бу каһар­маннарның туган илләрен өзелеп сөюен, аңа тугрылыклы бу­луларын раслый бит.

, , ,.

Qqalawar 14 июн. 2021 г., 19:14:00 | 5 - 9 классы

Габдулла Тукай на татарском биография?

Габдулла Тукай на татарском биография.

9236vfif 21 июн. 2021 г., 17:46:27 | 5 - 9 классы

Биография гоголя очянь срочно на украинском?

Биография гоголя очянь срочно на украинском.

Ашс 9 июн. 2021 г., 14:53:14 | 5 - 9 классы

Кто знает татарский?

Кто знает татарский?

Срочно!

Fsvd 10 янв. 2021 г., 20:29:08 | 1 - 4 классы

Кратко напишите мне пожалуйста биографию фаниса яруллина на русском или на татарском СРОЧНО?

Кратко напишите мне пожалуйста биографию фаниса яруллина на русском или на татарском СРОЧНО.

GGGMika 21 февр. 2021 г., 08:42:59 | 1 - 4 классы

На русском биография фаниса яруллина СРОЧНО?

На русском биография фаниса яруллина СРОЧНО.

Тимур111111111111 16 июн. 2021 г., 15:42:05 | 1 - 4 классы

Татарский язык?

Татарский язык!

Срочно!

Пожалуйста!

Lanyshka999 29 апр. 2021 г., 17:36:32 | 5 - 9 классы

Татарские пословицы про воспитание?

Татарские пословицы про воспитание!

Срочно!

Katya2040 22 сент. 2021 г., 20:05:36 | 5 - 9 классы

Срочно нужна краткая биография Галия Кайбицкая на татарском?

Срочно нужна краткая биография Галия Кайбицкая на татарском.

Raevskayalyudm 1 июл. 2021 г., 13:42:49 | 5 - 9 классы

Срочно помогите пожалуйста с татарским?

Срочно помогите пожалуйста с татарским.

Ариночка2200 5 мая 2021 г., 19:50:17 | 5 - 9 классы

Подскажите пожалуйста 5 пословиц про книгу на татарском языке, со значением(тоже на татарском)СРОЧНО?

Подскажите пожалуйста 5 пословиц про книгу на татарском языке, со значением(тоже на татарском)СРОЧНО!

На странице вопроса Биография Ахата Гаффарова на татарском? из категории Другие предметы вы найдете ответ для уровня учащихся 1 - 4 классов. Если полученный ответ не устраивает и нужно расшить круг поиска, используйте удобную поисковую систему сайта. Можно также ознакомиться с похожими вопросами и ответами других пользователей в этой же категории или создать новый вопрос. Возможно, вам будет полезной информация, оставленная пользователями в комментариях, где можно обсудить тему с помощью обратной связи.