Маленькое сочинение на татарском языке на тему казан татарыстаннын башкаласы?

Другие предметы | 1 - 4 классы

Маленькое сочинение на татарском языке на тему казан татарыстаннын башкаласы.

Ответить на вопрос
Ответы (1)
66asdfg99 23 авг. 2021 г., 11:25:27

Туган ягым − Татарстан.

Киң кырларга, шаулы урманнарга, елгаларга, көмештәй ялтырап торган күлләргә бай минем туган ягым.

Бәлки шуңа күрәдер, телебез дә каен ботагыдай сыгылмалы, көйләребез кебек назлы безнең.

Чиксез яшел киңлекләр, урман, кыр, күлләр илендә, инде мең елдан артык үзенең серле исеме, шөһрәтле тарихы булган Казан шәһәре Идел елгасына Казансу килеп кушылган җирдә урнашкан.

Казан − Татарстанның башкаласы.

Ул татарларны бер үзәккә туплап торучы башкала − безнең рухи мәркәзебез.

Ул − минем туган шәһәрем дә.

Казанның, тарихчылар һәм археологлар ачыклый алган гомере генә дә 1000 елдан артып китә.

Ә аңа кадәр ул күпме еллар дәвамында яшәгән, бер Ходай белә.

Казан шәһәренең салынуы турында бик күп халык авыз иҗаты ядкярләре һәм әдәби әсәрләр бар.

"Хан кызы Алтынчәч", "Кабан күле", "Алпамша" әкиятләре, "Туйбикә казаны" легендалары − әнә шундыйлардан.

"Шәһри Болгарда халык бай яшәгән.

Ләкин Аксак Тимер Шәһри Болгарны җимергән.

. Бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган.

Ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән.

Шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр.

Бу урын аларга ошаган.

Шунда туктап, яшәп калганнар.

Безгә аш - су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар.

Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди.

Чылбырлы Казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди.

Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш".

("Туйбикә казаны".

)

Чынлап та, безнең халкыбыз бик кунакчыл бит, димәк, ул сыйфат безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән.

Өйгә кунак алып кайту, аңа хөрмәт күрсәтү − бүген дә халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе.

Казан − тарихи шәһәр.

Аның иң биек урынына Кремль диварлары урнашкан.

Ә диварлар артында кызыл кирпечтән салынган Сөембикә манарасы һәм ап - ак Спас манарасы ; Казаныбызга нур чәчеп торучы Кол Шәриф мәчете бар.

Казан Кремле − Бөтендөнья тарихи мирас һәйкәле дип игълан ителде.

Казаныбызга мең яшь булуга карамастан, ул яшәрә генә бара.

Чөнки аны көннән - көн матурлыйлар, яңарталар.

Башкалабызның иске урамнары, йортлары төзекләңдерелә.

Шулай ук яңа урамнар һәм микрорайоннар да калкып чыга, метро төзелә.

Казан һаман да иҗат дәрте белән рухланып яши, киләчәккә ачык йөз белән карый.

Казан − безнең республикабызның йөрәге ул, белем үзәге.

Монда бик күп атаклы язучылар, галимнәр, рәссамнар, композиторлар яшәгән, укыган, иҗат иткән.

Шәһәребездә бик күп уку йортлары, музейлар, театрлар, парклар бар.

Казанда төрле халык вәкилләре үзара дус яшиләр һәм эшлиләр.

Aliosaxd2000 31 июл. 2021 г., 17:11:57 | 1 - 4 классы

Сочинение на татарском языке на тему Мой друг?

Сочинение на татарском языке на тему Мой друг.

Murodovfaridun 12 мая 2021 г., 10:26:26 | 1 - 4 классы

Сочинение на тему моя будущая ппофесия на татарском языке?

Сочинение на тему моя будущая ппофесия на татарском языке.

Ololololoshik 2 апр. 2021 г., 09:06:56 | 5 - 9 классы

Сочинение на тему зимний вечер на татарском языке?

Сочинение на тему зимний вечер на татарском языке.

Катэээээээ 18 мар. 2021 г., 03:23:53 | 1 - 4 классы

Сочинение на татарскомязыке на тему мы бережом природу?

Сочинение на татарском

языке на тему мы бережом природу.

Rayana100 9 апр. 2021 г., 07:17:40 | 5 - 9 классы

Сочинение по татарскому языку на тему кыш килде?

Сочинение по татарскому языку на тему кыш килде.

Matushkina305 5 февр. 2021 г., 09:45:24 | 1 - 4 классы

Сочинение по татарскому языкуНа тему как сберечьПрироду?

Сочинение по татарскому языку

На тему как сберечь

Природу.

Nik010501 21 мар. 2021 г., 21:29:40 | 1 - 4 классы

Сочинение на тему"Как сберечь природу"На татарском языке?

Сочинение на тему

"Как сберечь природу"

На татарском языке.

IAnonimchik 22 сент. 2021 г., 13:04:50 | 1 - 4 классы

Сочинение на тему "Как сберечь природу"На татарском языке?

Сочинение на тему "Как сберечь природу"

На татарском языке.

Ария1313 4 авг. 2021 г., 23:33:48 | 5 - 9 классы

Сочинение на татарском языке на тему мой любимый учитель?

Сочинение на татарском языке на тему мой любимый учитель.

Muradella 20 янв. 2021 г., 11:17:24 | 1 - 4 классы

Составить сочинение по татарски 10 предложений на тему казан шәһәре?

Составить сочинение по татарски 10 предложений на тему казан шәһәре.

На этой странице находится вопрос Маленькое сочинение на татарском языке на тему казан татарыстаннын башкаласы?, относящийся к категории Другие предметы. По уровню сложности данный вопрос соответствует знаниям учащихся 1 - 4 классов. Здесь вы найдете правильный ответ, сможете обсудить и сверить свой вариант ответа с мнениями пользователями сайта. С помощью автоматического поиска на этой же странице можно найти похожие вопросы и ответы на них в категории Другие предметы. Если ответы вызывают сомнение, сформулируйте вопрос иначе. Для этого нажмите кнопку вверху.